+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 июль 2025, 14:15

Хатын-кызлар консультациясе бинасы төзеләчәк

Мишкә авылында 2026 елда хатын-кызлар консультациясенең модульле бинасы төзелә башлаячак. Бу хакта бүген эш сәфәре вакытында Радий Хәбировка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Валерий Гәрәев хәбәр итте.

Хатын-кызлар консультациясе бинасы төзеләчәкХатын-кызлар консультациясе бинасы төзеләчәк
Хатын-кызлар консультациясе бинасы төзеләчәк
Мишкә үзәк район дәваханәсендә 288 хезмәткәр эшли, шуларның 50се - табиб. 2024 елда максатлы юнәлеш буенча эшкә ике табиб-терапевт, ике педиатр, бер табиб-хирург һәм бер офтальмолог кабул ителде.

Узган ел беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча Кече Карәк авылында заманча стандартлар белән җиһазландырылган яңа модульле табиб амбулаториясе төзелде һәм файдалануга тапшырылды, ашыгыч ярдәм өчен ике «Лада Гранта» автомобиле алынды. Поликлиника бинасының фасады 5 млн сумга ремонтланган.

„Хатын-кызлар консультациясе бинасын төзү "Гаилә" гомумдәүләт проекты кысаларында барачак, шуңа күрә монда акча салынган инде. Безгә иске бинаны сүтергә, урын әзерләргә кирәк булачак һәм 2027 елда төзиячәкбез. Бу матур заманча бина булачак", - дип сөйләде Радий Хәбиров «Башинформ» хәбәрчесенә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас