Иң борчыганы – яшьләребезнең “яшел елан” белән дус булуы. Тиешле дәрәҗәдә формалашып өлгермәгән яшь организм аракы, сыра һәм көмешкә белән агулана. Агулану гына түгел, шуңа өйрәнә, аннан башка яши алмый башлый. Иң куркынычы шул.
Сыра, шәраб – иң борынгы исерткеч эчемлекләрдер, мөгаен. Мисырда һәм Кытайда аларны инде биш мең еллар элек үк кулланганнар. Русиядә элек бал әчетеп эчкәннәр. Русиянең төньягында сыра кайнатканнар. Аракы көньяк шәһәрләрдә XIV гасырда гына барлыкка килгән. Ә менә Коръән исерткеч эчемлекне куллануны бөтенләй тыя, мөселманнар өчен ул гөнаһ санала. Борынгы алга киткән илләрдә кешегә 30 яшь тулганчы эчүне дә, тартуны да тыйганнар. Эчкечелек – җәмгыять тормышындагы зур афәтнең башы.
Дөньяда кеше алкоголизм чиренә нык бирешә. Эчкечеләр арасында хатын-кызларның артуы – коточкыч хәл. Хатын-кызларда аракыга бирешүчәнлек ир-атка караганда ике-өч тапкыр тизрәк бара.
Ир-ат ун ел эчендә алкоголикка әйләнсә, хатын-кыз – берничә елда. Егерменче гасыр башларында гына безнең халык шәригать кануннарына таянып, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен үтәп яшәгән аек милләт булып саналса, хәзер эчкечелеккә тарыды.
Зиратка барсаң, исең-акылың китәр, дөньяның рәхәтен күреп, хатын сөеп, балалар үстереп, җимертеп дөнья көтәрдәй ир-егетләребез шунда ята. Без бала чакта авылда аена бер олы кеше үлсә, авыл халкы кайгыга бата торган иде. Ә бүген яшьләрнең эчкечелек аркасында өч көн саен үлеп торуына күнегеп тә беттек шикелле.
Аракыга сәлам бирсәң, акыл белән саубуллаш, ди халык. Әллә чынлап та аракы, сыра безне акылдан яздырамы? Милләтебезне кыйратырдай яман көчме ул? Адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң нәрсәдер калдырырга тиеш. Ә без, аракы шаукымыннан туган зәгыйфь һәм ятим балалар, тол хатыннар (ирләр) калдырабызмы? Уйланырга урын бар.
Яшьлегендә, гомумән пенсия яшенә җиткәнче аракы эчкән ирнең, пенсиягә чыгып, эчүен ташлагач, елардай булып әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырый.
– Нигә эчүне элек ташламадым икән?! Дөньяның матурлыгын, хатынымның яхшы икәнен, балалар кадерен әле генә аңладым. Яңа йорт сала, машина ала алмадым. Ә бит минем яшьтәшләрем ничек баеп беткән. Йөрәк яна, күңел әрни, ләкин соң инде, – дип уфтанып утырган иде.
Ярый әле ул соңлап булса да аңлаган, картлык көнендә матур итеп яшәргә тырыша. Сиксән яшенә якынайса да, аның печән чабып йөргәнен күрдем.
Ә икенче бер абзый, яшь чагында эчеп йөргәннән соң, эчү яхшылыкка алып бармас, дип, утыз яшьне узгач, бөтенләй эчүен ташлый. Авылда абруйлы, алтын куллы кеше ул. Йомыш белән күп кеше мөрәҗәгать итә аңа. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ихатасында – ике өй, өч машина. Эчүен ташламаган булса, бүгенге көндә шулай яшәр идеме икән?
Эчкечелек күпме талантлы, абруйлы шәхесләрне юкка чыгарды. Күпләр данны күтәрә алмый, рюмкага үрелде.
Ә бу дөньяга яңа гына аяк баскан яшь буын ни өчен аракыга, сырага, тәмәкегә тартыла соң?!
Шушы юлларны язганда үсмер чагым, яшьлегем исемә төште. Ни өчендер миндә тәмәкегә, аракыга артык тартылу булмады. Алар белән мавыкканчы, шигырь яздым, сурәт төшердем. Соңрак радио ясау белән мавыга башладым. Гармунда уйнарга өйрәндем, күп еллар фото эшләү белән шөгыльләндем. Картина-сурәтләрем һәм фотоэшләрем белән күп тапкырлар күргәзмәләрдә катнаштым. Уңышларым мине тагын да канатландырып җибәрде, активрак була бардым. Яшьтәшләрем аракы тәмен белгәч, мине төрлечә кимсетергә, көләргә тырыштылар, мулла баласы түгелсең, дип тә гарьләндерергә маташтылар. Ләкин мин үз фикеремдә калдым. Әле дә шул фикерем белән яшим. Бәлки, яшьләрнең нәрсә белән булса да мавыкмавы, буш вакыты күп булуы күңел ачар өчен тәмәке тартуга, аракы, сыра эчәргә этәрәдер. Беләм, әлеге яшьләрнең дә берәр шөгыль белән мавыкканнары эчми. Динне хуп күргән, аңа тартылганнары да байтак.
Бәлки, безгә барлык гаепне дә үзебездән – олылардан эзләргә кирәктер. Яшьләргә нинди үрнәк күрсәтәбез? Сүз белән киңәш бирү җиңел, ә аны үз асылыңда күрсәтә дә белергә кирәк. Эчкән кешенең урам буенда кәмит күрсәтеп йөрүе, милләтебездән көлүедер, ә без аңа күнеккәнбез. Ә балалар? Шулай йөрсәң дә була, дип күреп үсмиме?!
Соңгы вакытта сыра эчү модага кереп китте. Янәсе, ул бит исерткеч түгел, “җиңелчә” эчемлек дип караучылар бар. Сыра эчү балалар, яшьләр өчен бигрәк тә куркыныч. Чөнки сыра сәламәт кешедә спиртка булган табигый саклану механизмын юкка чыгара. Кеше үзе дә сизмәстән эчкечегә әйләнә.
Сыра эчеп алкоголикка әйләнгән кешеләрне, хәтта әбиләрне беләм. “Әллә нигә эчәсем килеп, башым кибет ягына борылып тик тора. Башка нәрсә турында уйлыйсым да килми. Бераз түзеп йөрим дә, акча тотып кибеткә ашыгам”, – ди алар.
Ә безнең яшьләребез сыраны чүмерә генә. Исерек кеше үзен һәрчак эчтән гаепле итеп тоя. Хатынына, балаларына сүз әйтә алмый. Аракы эчкән кешеләрдән туган баланың организмы да аракыга тиз өйрәнүчән була. Эчкән әти яки әни ничек итеп баласына эчмә, дип әйтә аласың?
Галимнәр 2100 хатын-кыздан тест сорауларына җавап алганнан соң, шуны исбатлаган: әгәр дә хатыннар йөклелекнең беренче яртысында хәтта бик түбән микъдарда гына булса да спиртлы эчемлек кабул итсә, бу аналардан туган балалар, эчмәгән аналардан туган балаларга караганда, 2,5 тапкыр алкогольгә ешрак бирешүчән була.
Шушы урында 17 яшьлек кыз баланың елый-елый сөйләгәннәрен язып үтми булдыра алмыйм. “Йөрәктә урын алган олы рәнҗешем хакында сезнең белән бүлешсәм, бәлки, җиңелрәк булыр төсле. Яшисем килмәгән чакларым күп булды... Чөнки әтием үзенең туктаусыз эчүе белән бөтен дөньябызның астын-өскә китерә. Бахыр әнием нәрсә әйтергә белми. Каршы сүз әйтергә курка. Әйтсә, тора алмаслык тукмала. Яклап маташсак, безгә дә эләгә. Эчәргә таптыра, йә күзенә күренгән яхшырак берәр нәрсәне сатып эчә, шикәре дә, мае да калмый хәтта. Кәстрүлләргә, кашыкларга кадәр металлга тапшырып бетте.
Башкаларның әтиләре әти кебек. Гаиләләре, балалары өчен яшиләр. Ә мин үземнекен күрә алмыйм. Чөнки ул гына әниемне яшь көенә карт әбигә әйләндерде.
Өебез җимерелеп бара. Мунчабыз да юк. Әй, Ходаем, нигә генә ул минем әтием булды икән? Андый әтинең булганыннан булмаганы яхшырак...
Яңа тормыш юлына басарга әзерләнгән бу яшь кыз киләчәктә яшәр өчен кайдан көч табарга тиеш?
Минем уемча, эчкечелеккә каршы көрәшне гәзит-журналларга язып кына, берничә кеше сөйләве белән генә бетереп тә, киметеп тә булмаячак. Ниндидер яңа законнар, карарлар чыгарырга, эчмәгән, тәмәке тартмаган кешенең абруен күтәрер өчен, хезмәт хакын арттырырга, премияләр бирергә кирәктер. Беркайда да эшләми эчеп йөргәннәргә карата чара күрергә вакыттыр инде. Аракы, көмешкә сатучыларга да закон куллану бик сүлпән бара. Кемнәрнеңдер күз яшьләре аша кемнәрдер кесәләрен калынайта түгелме?
Балаларга мәктәптә үк дин әһелләре, эчмәгән кешеләр белән очрашулар оештырырга, физкультура, спортны киңрәк җәелдереп, авылларда ябылган спорт залларын ачарга, һәр авылда, район күләмендә чаңгы, волейбол, футбол, теннис ярышлары оештыруны активлаштырырга кирәктер. Шәҗәрә бәйрәмнәре йолага әйләнеп киткән кебек, алар да йолага әйләнсен, халык көтеп алырлык булсын. Мин үсмер чакта авыл белән авыл арасында волейбол, футбол ярышлары үтә иде. Шунысы игътибарга лаек, бу уеннарда эчәргә яратканнар һәм хулиганнар уйный иде. Бик уңышлы тәрбия чарасы булган бу. Бүген нинди генә чаралар үткәрсәк тә, эчкечеләр, тәртип бозучылар читтә кала. Аларны җәлеп итү турында беркем уйлаганы юк.
Бүген олылар да, яшьләр дә үз казанында кайный. Яңадан халыкны бергә тупларга вакыт җиткәндер.
Тагын шуны әйтәсе килә. Кибетләрдә исерткеч эчемлекләрне сатуны тыеп кына, эчкечелектән котылып булмаячак. Алар булсын. Кешеләр бу дөнья аракыдан башка да ямьле, матур, мәгънәле икәнен аңлаганда гына, бәлки, халкыбыз үз асылына кайтыр. Милләтебезне саклап кала алырбыз.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.