

Медицина җәмәгатьчелеге, сәламәт яшәү рәвеше йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалауның нигезе булып тора, дигән фикердә бердәм. Ул дөрес туклануны, җитәрлек физик активлыкны, йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыклау максатында профилактик тикшеренүләр үткәрүне, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуны күздә тота.
- Нәселдәнлек факторы, тәмәке тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның түбән булуы, симерү һәм шикәр чире йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң начар хәвефләр исәбенә керә.
– Начар гадәтләрдән арынмыйча — тәмәке тартуны һәм алкоголь куллануны ташламыйча профилактика мөмкин түгел. Тәмәке тартуны, гомумән, йөрәк өчен катастрофа дип атыйлар. Ул периферик кан тамырларының спазмына, кан басымының күтәрелүенә, канның оешуының артуына һәм йөрәк ритмының ешаюына китерә.
Тәмәке тартканда сулый торган газ кеше канындагы кислородны кысрыклап чыгара, бу исә хроник кислород ачлыгына китерә.
- Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары профилактикасы нигезендә тән массасы индексы, кан басымы, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе кебек күрсәткечләрне даими контрольдә тоту ята.
- Организмның нормаль эшләве өчен өлкән яшьтәге кешегә атнага кимендә 150 минут активлык кирәк.
- Физкультура белән шөгыльләнү авырлыкны киметүгә дә ярдәм итә. Симерү — йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычының тагын бер җитди факторы.
- Форманы саклап калу сәламәт һәм рациональ туклану нигезләрен саклауны таләп итә. Тәүлеклек рационның аксымнар, майлар һәм углеводлар күләме буенча баланслы булуы, шулай ук энергетика ихтыяҗыннан артмавы мөһим.