

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы һәм «Сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру» җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе 2023-26 елларга гамәлдәге тармак килешүенә кертелгән үзгәрешләрне имзаладылар.
Документ сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә социаль ярдәмнең яңа чараларын билгели, хезмәт өчен түләү һәм хезмәтне саклау өлешендә гарантияләрне көчәйтә.
Тармак килешүенә беренче тапкыр мондый яңалыклар кертелде:
остазлык өчен өстәмә түләүләр — окладның кимендә 15 проенты;
медицина оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең озайтылган ялга (56 календарь көн) хокукы;
Конституцион суд позициясен исәпкә алып, төнге вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә эшләгән өчен, шулай ук өстәмә эш өчен түләү мәсьәләләре;
* нормалаштырылмаган эш көне өчен баш табибларга өстәмә отпусклар.
Төзәтмәләр федераль законнарны үзгәртү һәм медикларның хезмәт хакы структурасы, шул исәптән окладларны 50 процентка кадәр күтәрү белән бәйле. Килешү шуңа нигезләнгән — хезмәт хакы структурасы, шулай ук стимуллаштыру һәм компенсация түләүләре күләмнәре үзгәргәндә хезмәткәрнең эш хакының хәзерге дәрәҗәсен киметүгә юл куелмый.
Хезмәт законнарын үтәүгә, хезмәткә түләү шартларына, республика медицина оешмалары хезмәткәрләрен социаль-икътисади һәм һөнәри яклауга кагылышлы мәсьәләләр блогы киңәйтелде.
— Остазлык өчен 15 процентлы өстәмә түләүләр билгелибез, без медицина оешмаларының аларны җайга салу мөмкинлекләрен чикләмибез. Тармак килешүе нигезендә дәваханәләр һәм поликлиникалар остазлык турында үз нигезләмәләрен эш үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли алачак — өстәмә түләүләр күләме буенча да, остазлык сроклары буенча да, — ди сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. — Тармакка яшьләр килә, һәм практик медицинага күчүнең алар өчен тиз һәм стрессыз булуы мөһим.
Ул билгеләвенчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен кадрларны ныгыту һәм хезмәткәрләргә ярдәм итү мәсьәләләре, хезмәт шартларын яхшыртуны һәм хезмәт хакын күтәрүне дә кертеп, беренче урында тора.
- Яңа өстәмәләр социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтә. Бу - мәгълүмат алмашу да, урыннарда түләүләр һәм аларның күләмнәре турында карар кабул иткәндә профсоюз фикерен исәпкә алу да. Планнарда остазлык турында республика нигезләмәсен бергәләп эшләү һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән әлеге мәсьәлә буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалау, — ди Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин.