Бу аңлашыла да: әлеге мөһим чара сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру, төрле авыруларны кисәтү һәм көндәлек активлыкка әйдәү белән бәйле.
Толбазы район дәваханәсе табиблары тарафыннан оештырылган акциядә катнашкан төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен сәламәт һәм актив булу, сыйфатлы һәм озын гомер итү теләге берләштерде. Алар Толбазы авылы янындагы күркәм урыннар буйлап үтте. Бергәләшеп атлаганда акциядә катнашучылар рәхәтләнеп аралашты, шулай ук табиблардан киңәшләр дә алды.