

– Бездә мондый эш республика психологик-педагогик, медик һәм социаль ярдәм үзәгенә йөкләнгән. Былтыр гына да шундый үзәкләрдә 40 меңнән артык бала тикшерелгән, - диде Премьер-министр. - Федераль законнар мондый үзәкләр эшчәнлеген җайга салу өлешендә сизелерлек үзгәрешләр кертүне күздә тота. Психологик-медик-педагогик комиссияләрнең төбәк һәм муниципаль бүлекчәләре составына кертү исәбенә аларның челтәрен киңәйтү төп яңалыкларның берсе булып тора. Моның өчен республикада тиешле «юл картасы» расланды.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27334/