+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 август 2025, 05:12

Хәвефсез градус — ноль!

18-24 августта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкогольдән баш тарту атналыгы уздыруны игълан итте.  

Хәвефсез градус — ноль!Хәвефсез градус — ноль!
Хәвефсез градус — ноль!

Хәзерге вакытта алкоголь куллану хезмәткә сәләтле халыкның үлү очракларының төп факторларының берсе булып тора. Экспертлар бәяләвенчә, алкоголь куллану нәтиҗәсендә үлемнәрнең 69 проценты - бавыр циррозыннан, 61 проценты - кардиомиопатия һәм миокардиттан, 47 проценты - панкреатиттан.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә безнең илдә алкоголь куллану кими. Алкогольгә бәйлелек синдромы булган пациентлар саны, алкоголь психозларын да кертеп, шактый кимеде.

Алкогольнең зыянсыз дозалары юк. Алкоголь куллану — ул һәрвакыт куркыныч. Кешегә теге яки бу төр алкоголь продукциясен кулланырга киңәш итәргә ярамый: хәвефсез градус — ноль.

Алкоголь куллануның онкология авырулары белән бәйле булуын да онытмагыз!

Фото: “konstruktortestov.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас