Уфаның Профсоюзлар йортында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Рауль Хәлфин төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар.
Аның кысаларында журналистлар арасында игълан ителгән “Медицина һәм Профсоюз” конкурсына йомгак ясалды, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең имиджын күтәрү мәсьәләсенә багышланган матбугат конференциясе үтте, Профсоюз белән республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының, Башкортстанның Журналистлар берлегенең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.
Сәламләү сүзендә Айрат Рәхмәтуллин журналистларга тармакның эшчәнлеген оператив һәм объектив яктыртканнары өчен рәхмәт белдерде, медицина хезмәткәренең абруен күтәрү мөһимлегенә басым ясады. Бу тема матбугат конференциясендә дә киң тикшерелде. Рауль Хәлфин профсоюз тарафыннан әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында җентекле сөйләп үтте.
Әйткәндәй, ел башында Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы белән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Журналистлар берлеге ярдәмендә киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм блогерлар арасында медиклар һәм профсоюз эшен иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителгән иде. Бәйге икенче тапкыр уздырылды. Башкортстан журналистлары быел берничә номинациядә көч сынашты: «Ашыгыч ярдәм хезмәте эшен иң яхшы яктырту», «Медиклар — СВО Геройлары», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы темасын иң яхшы яктырту» һәм башкалар. Конкурс этаплары медицинадагы һөнәри бәйрәмнәргә багышланды. Материаллар киңкүләм мәгълүмат чараларында шушы елның 10 гыйнварыннан 10 июненә кадәр бастырылды.
Мәртәбәле бәйгедә “Кызыл таң” гәзитенең менә инде икенче тапкыр лауреатлар исемлегендә булуы сөенечле хәл. Быел да басма һәм аның журналисты Ләйсән Якупова “Милли телдәге иң яхшы басма” номинациясендә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин белдерүенчә, бу конкурсның максаты — җәмгыятьтә ак халатлы кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, аларга әхлакый яктан ярдәм итү.
— Табиблар — чыннан да, безнең заман геройлары, ә табиб-профактивистлар — икеләтә геройлар, чөнки алар бу йөкләмәне иҗтимагый башлангычларда башкара, — дип билгеләде ул.
Динар Кәлимуллин фотолары.