

Спикер журналистларга ВИЧ-инфекцияне ачыклауның уникаль методикалары, республикада ВИЧ белән авыру буенча агымдагы хәл һәм башка актуаль темалар турында сөйләде.
Айгөл Галиева билгеләвенчә, хәвефле инфекцияне йоктырган кеше гомер буе аларның үзәге белән бәйләнештә булырга, даими күзәтелергә, тикшеренергә һәм табиблар кушканны үтәп, хәвефле вируска каршы терапиягә җаваплы карарга тиеш. Безнең төбәктә ВИЧ инфекцияләрне дәвалау өчен барлык шартлар да булдырылган.
Белгеч шуны да ассызыклады: бүген ВИЧ-инфекцияле кешеләр, антиретровирус терапиясен алган очракта, гадәти тормыш белән яши ала һәм башкалар өчен дә хәвеф тудырмый.
Бу куркыныч инфекция көнкүреш юлы белән йокмый. Ягъни ВИЧ инфекцияле кеше белән күрешкәндә, кочаклашканда, бер тәлинкәдән ашаганда да вирус йоктырып булмый. Антиретровирус терапиясен алган кешенең авыруны хәтта җенси юл белән йоктыру хәвефе дә юк дәрәҗәсендә.
Айгөл Галиева авыруның өч төрле юл белән йогуын билгеләде: җенси, кан аша һәм вертикаль (ана сөте аша). Бүген барлык йоктыру очракларының 93 проценты җенси юлга туры килә. Соңгы өч елда анадан балага йогу очраклары күзәтелмәгән.
Шул ук вакытта кайвакыт анализларның ялган уңай нәтиҗә күрсәтергә мөмкин булуын да билгеләде белгеч. Мәсәлән, үткән елда республикада лаборатор тикшеренүләр 43 935 уңай нәтиҗә ачыклаган, шуларның 22 063енә генә төгәл ВИЧ диагнозы куелган.
Кемнәр бу инфекцияне ешрак йоктыра соң? Белгеч әйтүенчә, гадәттә 31-60 яшьлекләр. Күпчелек ир-егетләр (54 процент), ләкин соңгы елларда хатын-кызлар да аларны “куып җитә” башлаган. Шунысын да билгеләргә кирәк: соңгы елларда яшьләр арасында бу инфекцияне йоктыручылар кимегән икән. Бу яшьләрнең Интернет киңлекләрендә ешрак утыруы һәм хәвеф турында хәбәрдар булуы белән аңлатыла.
ВИЧ инфекция дәваланмаган очракта, ул СПИДка әйләнә. Кызганычка каршы, мондый диагноз белән кеше озак яши алмый. Ләкин ВИЧ инфекцияне мондый стадиягә җиткермәү кешенең үзеннән тора. Вакытында табибларга мөрәҗәгать иткәндә һәм даими дәвалау алып яшәгәндә гадәти озын гомер кичерергә мөмкин икәнлеге ныклы исбат ителгән.
Инфекцияне ничек йоктырмаска соң? Белгеч ассызыклавынча, иң дөрес һәм яхшы юл — гаилә кыйммәтләрен өстен кую. Ягъни, гади тел белән әйтсәк, гаилә корып, бер-береңә тугры булып яшәү. Соңгы елларда хәтта презервативның да инфекциядән 100 процент сакламавы исбатланган. Шуңа күрә тәртипсез җенси тормышның зур хәвеф икәне турында кисәтте табибә.
Автор фотосы.