+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 август 2025, 05:34

Һәрбер яңа гомер – могҗиза ул!

Башкортстанда халык саулыгын саклауга һәм демографик хәлне яхшыртуга җитди игътибар бирелә.

Һәрбер яңа гомер – могҗиза ул!Һәрбер яңа гомер – могҗиза ул!
Һәрбер яңа гомер – могҗиза ул!

Хатын-кызларга – яхшы шартлар

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтү өчен консультацияләр оештыруга быел 714 миллион 908 мең сум бүленгән, федераль финанслау суммасы 700 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Быел “Гаилә” гомумдәүләт проек­тының “Аналарны һәм балаларны саклау” төбәк программасы кысаларында хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү 8 медицина оешмасында аерым структур бүлекчәләр ачуны үз эченә ала. Бу максатларда 2154 берәмлек медицина җиһазы, шул исәптән сыйфатлы диагностика өчен бик кирәкле заманча УЗИ аппаратлары һәм кольпоскоплар, шулай ук гинекологик авыруларны дәвалау өчен җайланмалар сатып алына.


Киләсе елда Малаяз, Караидел, Балтач һәм Акъяр үзәк район дәва­ханәләре базасында модульле хатын-кызлар консультацияләрен ачу планлаштырыла. Бу яңа объектларның планировкалары һәм бердәм дизайны эшләнгән һәм килештерелгән, сатып алу чаралары үткәрелгән, торак пункт­ларда модуль конструкцияләр урнаштыру өчен җир участоклары әзер­ләнгән. “Гаилә” гомумдәүләт проекты модульле консультацияләр төзүне, заманча җиһазлар белән тәэмин итүне, хатын-кызларга һәм аларның гаилә әгъзаларына уңайлы шартлар булдыруны күздә тота. Барлык 12 яңа объект та “Сакчыл технологияләр” кулланып эшләү форматында ачылачак.

Махсуслашкан үзәкләр ачыла

Республикада балаларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатларында махсуслаштырылган үзәкләр төзү дәвам итә. Бүген онкология һәм гематология, ген дерматозлары, үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау, балалар эндокринологиясе, муковисцидоз, орфан авырулары, менталь сәламәтлек, паллиатив ярдәм үзәкләре эшли.


Муковисцидоз балалар үзәге 2023 елда Республика балалар клиник дәваханәсе базасында булдырылды. Үзәк бурычларын үти – пациентлар реестрын алып бара, балаларның дару препаратлары, медицина әйберләре һәм дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин ителешен мониторинглый, “Яхшылык даирәсе” фондына заявкалар формалаштыра һәм фонд белгечләре белән үзара хезмәттәшлек итә, Башкортстан медицина оешмаларына оештыру-методик ярдәм күрсәтә.


Үткән елда Республика балалар клиник дәваханәсе базасында балалар эндокринологиясе үзәге ачылды. Үзәкнең төп бурычы – эндокрин системасы авырулары булган балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Шул ук елның декабрендә Уфаның 5нче балалар поликлиникасы базасында Башкортстан Башлыгы ярдәме белән Уфа шәһәре һәм Уфа районы балалары өчен амбулатор эндоскопия үзәге ачылды.


Өлкәннәр өчен Ревматология һәм гематология үзәкләре, эндокринология, инсультларны мониторинглау, сәнәгать медицинасы үзәкләре булдырылды. Эре предприятиеләрдә урнашкан сәнәгать медицинасы үзәкләре эш урыннарында диагностика үт­кәрергә мөмкинлек бирә, бу табибларга сирәк мөрәҗәгать итүче кешеләр өчен аеруча мөһим.
– Монда зур потенциал күрәм: без исем өчен генә медицина тикшеренүе үткәр­мибез, ә чынлыкта күп кенә патоло­гияләрнең үсешен һәм авыр нәти­җәләрен булдырмый калабыз, – ди Баш­кортстанның сәла­мәт­лек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Онкология авыруы булган балалар сыйфатлы дәвалана

Онкология авыруы булган балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү максатында үткән елның февралендә Республика клиник балалар дәваханәсе базасында Республика онкология һәм гематология үзәге ачылды. Көн саен үзәктә кимендә 92 кеше дәвалана.


“Балалар онкологиясе һәм гематологиясе”, “Иммунология” профильләре буенча федераль медицина оешмалары белән телемедицина консуль­тацияләре саны 1,97 тапкыр арткан (2023 елда 685тән былтыр 1347гә кадәр). Үзәкнең медицина белгеч­ләре, шул исәптән шәфкать туташлары персоналы, Мәскәү, Санкт-Петербургның махсуслаштырылган үзәкләрендә укыган һәм стажировка үткән.
Үзәктә элек кулланылмаган диагностика, дәвалау, медицина ярдәмен оештыруның башка заманча технологияләре дә кертелгән. Бу – шешләрне, иммунодефицитларны дару терапиясенең (химиотерапия, таргет терапиясе, иммунотерапия, иммун җавапның контроль нокталары ингибиторлары белән терапия) яңа ысуллары. Дару терапиясенең яңа ысуллары саны 10га җиткән, аларның бер өлеше “Круг добра” фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


Үзәк Русия балалар онкологиясе һәм гематологиясе җәмгыяте канаты астында кискен лимфобласт лейкозы, миелобласт лейкозы, югары куркыныч нейробластома, үзәк нерв системасы шешләре, гепаблостома һәм башка шешләр буенча уздырыла торган мультиүзәкле тикшеренү­ләрдә актив катнаша. Хирур­гиянең яңа ысуллары юнәлешендә аз инвазивлы хирургик тыкшынулар, нейроонкологик операция­ләр­нең киң спектры, катлаулы җиһазлар җәлеп итеп функциональ опера­ция­ләр башкарыла.
Яңа диагностика мөмкинлекләре ки­ңәй­телгән неонаталь скрининг кысаларында авыр катнаш иммун җитешсезлеген тикше­рүне башларга мөмкинлек бирде, балаларда шеш­ләрне вакытында сыйфатлырак морфологик тикшерү мөмкин булды.

Әти-әни булу – бәхет ул!

Үткән елда диспансерлаштыру кысаларында 18-49 яшьлек хатын-кызларның һәм ир-егетләрнең репродуктив сәламәтлеген бәяләү кертелде. Репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча 427766 кеше диспансерлаштыру узган. Кайбер тикшеренүләр репродуктив потенциалны бәяләргә, патологияне вакытында ачыкларга, дәвалауны башларга һәм йөклелеккә һәм бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Беренчесендә пациентлар хәвеф факторларын ачыклау өчен анкеталау, шулай ук гинеколог һәм урологтан консультацияләр уза. Тайпылышлар ачыкланганда табиблар өстәмә тикшеренү билгели – УЗИ, инфекцияләрне тикшерү һәм башкалар. Шушы елның беренче кварталында аны 124 меңнән артык пациент узган, аларның 21135ендә сәла­мәтлек бозылу ачыкланган. Барысы да тирәнтен тикшеренү узып, диспансер исәбенә куелган, репродуктив функцияне тергезүгә юнәл­телгән махсуслаштырылган дәвалау алалар.


Быелдан Башкортстанда “Аналарны һәм балаларны саклау” төбәк проекты эшли башлады. Ел башыннан Русиядә “Гаилә” яңа гомумдәүләт проектына старт бирелде. Аның төп максатлары – халыкны саклау, граж­даннарның сәламәтлеген ныгыту һәм гаиләләрнең иминлеген арттыру.
Башкортстан быел төбәкләр арасында беренчеләрдән булып “Ана һәм балачакны саклау” төбәк программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Агымдагы елда перинаталь үзәкләрне заманча җиһазландыру өчен 351 миллион 196 мең сум бүленгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 344 миллион 172 мең сум.


Быел Башкортстанның 3 перинаталь үзәген заманча җиһазландыру планлаштырыла. Алар – Республика клиник перинаталь үзәге, Республика клиник дәваханәсенең акушерлык стационарлары һәм Шәһәр клиник перинаталь үзәге. Бүлеп бирелгән акчаларга бала тудыру заллары һәм операция блоклары өчен 85 берәмлек югары технологияле медицина техникасы, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратлары һәм яңа туган балаларны тәрбияләү өчен кувезлар сатып алыначак. Бу хатын-кызларга һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту гына түгел, ә даими камилләшүче заманча акушерлык һәм неонаталь ярдәм технологияләрен кертү мөмкинлеге дә бирәчәк.

Ләйсән Якупова.
Рәсми чыганаклардан алынган фотолардан Искәндәр Нигъмәтҗанов коллажы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас