

«Мин агуландым. Инде икенче көн хәлем начар. Кичәдән бирле берни ашамыйм. Иртән йомырка кыздырып ашаган идем, бәлки, бозылган йомырка туры килгәндер. Кичә көне буе яттым, эчем авыртты. Бүген дә авырта. Агуланган очракта нәрсәләр белән дәваланасыз? Кичә температура төшерә торган дарулар эчтем. Бүген тагын температура һәм хәлем юк», – дип аһ-зарын сөйләгән ул сторислары аша.
Миләүшә Сабированың якыннары фикеренчә, авыру сәбәбе агулану булмаска да мөмкин.
«Ирем моны соңгы вакытта артык күп бәйрәм итүебез нәтиҗәсе дип саный. Әни исә: «Сиңа күз тигән», – ди. Иптәш кызым фикеренчә, минем ашказаны асты бизем эшләми», – дип сөйләгән Миләүшә.
Фото: социаль челтәрдән.