+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 Августа 2025, 04:55

"Бу - минем өчен катастрофа!"

Гөлназ Асаева борчуга баткан. Хәле җитди...

"Бу - минем өчен катастрофа!""Бу - минем өчен катастрофа!"
"Бу - минем өчен катастрофа!"

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай язган:
"Үземнең тавыш өчен борчыла башладым. Мин элекке кебек җырлый алмыйм. Нәрсә эшләргә белмим, бу - минем өчен катастрофа!

Инде тавышны рәткә китерер өчен "гормоннар" да кулланам. Башта мең төрле уй. Бәлки, мин беркайчан да элекке кебек җырлый алмасмын? Нишләргә? Миңа әле ким дигәндә 20 ел эшләргә. Фонограммага авыз ачып торыргамы?" – дигән ул.

Андый көчле тавыш югалмас ул, барысы да яхшы булсын, Гөлназ!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас