+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2025, 13:09

Акъяр авылында бүген зур бәйрәм!

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин шатлыклы яңалык барлыгы турында язган.

Акъяр авылында бүген зур бәйрәм!Акъяр авылында бүген зур бәйрәм!
Акъяр авылында бүген зур бәйрәм!

 

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча биредә медицина колледжының филиалы ачылды. 25 студенттан торган беренче уку төркеме шәфкать туташы эшен өйрәнәчәк.

Безнең яшь белгечләр туган авылларын ташлап китмичә белем һәм күнекмәләр ала алачак.

Теорияне алар И. Тасимов исемендәге Акъяр тау колледжында өйрәнәчәк, ә практик дәресләр район дәваханәсе базасында узачак.

Уку йорты гамәли әзерлек өчен заманча кабинетлар белән җиһазландырылган, анда студентлар шәфкать туташы манипуляцияләрен өйрәнә һәм эш бирүчеләрнең актуаль стандартлары һәм таләпләре нигезендә күнекмәләрен үстерә алачак.

Шулай ук булачак һөнәри эшчәнлеккә мөмкин кадәр якынрак булган махсуслаштырылган мәйданчыклар да каралган”, – дип язган Айрат Рәхмәтуллин Телеграмм-каналда.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас