-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2025, 11:25

Бәрәңгенең файдаларын беләсезме?

Белегез һәм сәламәт булыгыз!  

Бәрәңгенең файдаларын беләсезме?
Бәрәңгенең файдаларын беләсезме?

Әрчелмичә пешкән бәрәңгедә бананга караганда клетчатка биш тапкыр күбрәк туплана. Димәк, кабыклы бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара. Ул, шулай ук, холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.

Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле авырулардан саклый. С витамины – көчле антиоксидант, ул ирекле радикалларга каршы көрәшә, организмның вакытыннан алда картаюын булдырмый.

Моннан тыш, кабыгында пешкән бәрәңгедәге селен матдәсе чикләвек һәм көнбагышка караганда күбрәк. Башка бер генә ризыкта да моның кадәр селен юк. Ул иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, организмның авыруларга каршы тору үзлеген арттыра, матдәләр алмашын яхшырта. Тән тиресе, чәч, тырнакларны матурайта.

Әгәр кабыклы бәрәңгене суда пешерәсез икән, аның суын да түгәргә ашыкмагыз. Ул майларны яндыра, артриттан коткара, йөрәк авырулары һәм гипертониядән ярдәм итә.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас