

Республика клиник онкология диспансерын аякка бастыруның мөһим этаплары турыдан-туры Рәшит Газиз улы исеме белән бәйле. Ул, заманча дәвалау ысулларын кулланып, халыкка онкологик ярдәм күрсәтүдә алдынгыларның берсе булган 1нче хирургия бүлеген җитәкләде.
1968 елдан 1976 елга кадәр ул Башкорт АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы булды. 1969-74 елларда — Хирурглар фәнни җәмгыятенең идарә әгъзасы, 1962 елдан — Башкортстан онкологлары фәнни җәмгыятенең сәркатибе һәм идарә әгъзасы. 1997 елдан — Онкология буенча проблемалы комиссия һәм Башкортстан онкологлары ассоциациясенең административ советы әгъзасы.
Бай һәм уникаль хезмәт тәҗрибәсен Рәшит Бадыйков хәзерге вакытта сәламәтлек саклау тармагын әйдәп баручы югары класслы белгечләр булган укучыларына тапшырды.
Рәшит Газиз улы онкодиспансерда 1962 елдан бирле эшләде, 2014 елда гына лаеклы ялга китте.
Күренекле хирургның казанышлары бәяләп бетергесез. Аңа ”БАССРның атказанган табибы” һәм “РСФСРның атказанган табибы” дигән югары исемнәр бирелде. Ул - Дуслык ордены кавалеры, күп медальләр, ”Сәламәтлек саклау отличнигы” мактау билгесе белән бүләкләнгән. Башкортстан һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары, республиканың Хирурглар ассоциациясе дипломнары иясе.
1994 елда аңа ”Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде.
Узган елда республика Башлыгы Радий Хәбиров Рәшит Газиз улын ”Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде. Әлбәттә, Рәшит Газиз улының хезмәтенә иң зур бәһа — ул коткарган дистәләгән мең пациентның һәм аларның туганнарының чиксез рәхмәте.
Күренекле хирургның тармак үсешенә керткән бәһаләп бетергесез хезмәте онытылмаячак, матур истәлеге күңелләрдә яшәячәк.
Аның якыннарының авыр кайгысын ихлас уртаклашабыз.
Хуш, данлыклы табиб...