+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 сентябрь 2025, 07:28

Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!

1-7 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгын игълан итте.  

Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару — һәр кешенең сәламәтлеген саклауның мөһим шарты.
- Сәламәтлеккә сакчыл карарга һәм аны балачактан ук сакларга кирәк. Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше — сәламәт физик һәм психологик үсешнең төп факторларының берсе.

- Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим. Бу максатларда балаларга һәм үсмерләргә авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансерлау узарга киңәш ителә.

– Үсеп килүче буынның сәламәтлеге — ул бөтен илнең киләчәк сәламәтлеге. Репродуктив потенциалны саклап калу максатыннан 15-17 яшьлек үсмерләргә репродуктив системаны тикшертү киңәш ителә.

- Балалар һәм үсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас