+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 сентябрь 2025, 04:30

Балалар мәктәпкә китте...

Табиблар һәм психологлар киңәшләренә колак салыгыз.

Балалар мәктәпкә китте...Балалар мәктәпкә китте...
Балалар мәктәпкә китте...

Аларны ничек дөрес тукландырырга?

“Дөрес туклану” дигән сүзтезмә нәрсәне аңлата һәм ни өчен татлы ризыкларны һәм углеводларны күп кулланырга ярамый? Балалар табиблары кайбер кагыйдәләргә аеруча игътибарлы булырга куша.

Ашказаны-эчәк тракты авыруларының төп сәбәпчесе – туклануның элементар кагыйдәләрен үтәмәү. Ләкин авырулар үсешенең башка факторлары да бар икән.
Табиблар ассызыклавынча, баланың тулы күләмдә төшке ашны ашавы бик мөһим. Баланың диетасы баланслы булырга тиеш – анда ит, сөт продуктлары, җепсел булсын. Ә менә татлы һәм тиз углеводлар – булкалар, бургерлар, пиццалар, пироглар – мөмкин кадәр азрак. Әлбәттә, бу ризыкларны кайвакыт ашарга мөмкин, ләкин даими түгел. Һәр ашаудан соң десерт белән сыйланырга кирәкмәгәнен дә билгели табиблар.


Иң мөһиме – дөрес туклану традицияләрен өйдә булдырырга кирәк. Шул вакытта гына балада туклануга дөрес караш тәрбияләнәчәк, дип ассызыклый белгечләр.
Табиблар янына еш килүче нәни пациентлар – гастрит, үт чыгару юллары дискинезиясе, үт куыгында таш булу кебек авырулары булган балалар. Өстәвенә, җитди тайпылышлар үсмерләрдә генә түгел, ә 7-8 яшьлек балаларда да күзәтелә. Аларга янә шул ук дөрес тукланмау сәбәпче. Мәсәлән, укучы иртәнге ашны ашамый, ә шунда ук укырга бара. Юлда чипсы, сут, яки иң яхшы очракта камыр ризыгы, ягъни углеводлар һәм трансмайлар сатып ала. Аерым алганда, углеводлар һәм трансмайлар – симерүгә китерә, хәзер бу күренеш күп балаларда күзәтелә. Өстәвенә, җылы ризык урынына даими һәм еш углеводлар куллану хәлне тагын да начарайта.


Озак утырып эшләү, телефоннан аерылмау һәм түбән физик активлык балаларга бик тискәре йогынты ясый, дип ассызыклый белгечләр. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше өчен мотивация кирәк.
Моннан тыш, баланың позитив карашта булуы бик мөһим. Мәктәп укучысы – безнең кебек үк кеше, үз проблемалары һәм стресслары бар. Ә без стресс белән ешрак ничек көрәшәбез? Ашыйбыз! Менә балалар да шулай. Һәм монда ата-аналарның бала тормышында актив катнашуы, проблемаларны хәл итәргә ярдәмләшүе бик мөһим.

Җылы сүз – дәва!

Ләкин һәрнәрсәдә чама кирәк, ди психологлар.

Һәркем, өлкән кеше булсынмы ул, баламы, җылы сүзгә, мактауга мохтаҗ. Макталу кайвакыт безгә канатлар куя, яңа көч өсти. Ә җылы сүз могҗизалар тудырырга сәләтле. Психологларның киңәшләренә игътибар итегез.

* Баланы конкрет гамәлләре өчен мактагыз. Нәрсәне ул яхшы эшләгән һәм ни өчен бу яхшы икәнен аңлатып мактарга тырышыгыз. Мәсәлән, бала рәсем төшергән икән, детальләргә игътибар итегез: “Кояш ничек матур килеп чыккан! Ә кошчык чын кош төсле”. “Син молодец! Чын рәссамсың икән!” кебек сүзләрдән качарга тырышыгыз. Хәтта нәни бала белән эш иткәндә дә шәхеснең үзен түгел, ә аның яхшы гамәлен мактарга кирәк.


* Мактауны ягымлы караш-мөнәсәбәтләр белән ныгытыгыз: елмаю, кочаклау, үбеп алу. Бала сезнең ихласлыкны тоярга тиеш.
* Беркайчан да балагызны башкалар белән чагыштырмагыз! Башкалар белән чагыштырып, аның хаталарын күрсәтергә ярамаган кебек, мактаганда да аның нәрсәнедер башкалардан яхшырак эшләгәнен ассызыкларга кирәкми.


* Юк кына нәрсә өчен дә мактарга кирәкмәс, мактауның кыйммәте югала. Бала үзенең һәр гамәле өчен хуплау өмет итәчәк.
* Мактаганда игътибар итегез – нәрсә балага җиңел бирелә, нәрсә юк. Табигатьтән бирелгән сәләтләренә бик басым ясамагыз, киресенчә, тырышлык ярдәмендә ирешкән уңышлары өчен мактагыз.


* Балага: “Синнән искиткеч яхшы рәссам, биюче, җырчы, спортчы чыгачак”, дип үсендермәгез. Сезнең өметләрне аклый алмаса, ул бик кайгырачак. Шул ук вакытта: “Бу эшкә синең сәләтең юк, тотынма!” – дияргә дә ярамый.
* Әгәр инде балагызны мактагансыз икән, соңрак ул уңышның артык әһәмиятле булмавы хакында сөйләү, шулай ук, кирәкмәс.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас