

Алкоголь куллану югары үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүреш көчләүләренә сәбәп булып тора.
2023 елда алкоголь белән турыдан-туры бәйле рәвештә үлүчеләр саны 42 152 кеше тәшкил иткән, шуларның 70 проценттан артыгы — эшкә яраклы яшьтәге халык.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге күрсәткеч кайбер кардиомиопатияләр, аритмияләр, яман шешнең аерым формалары, бавыр авырулары кебек алкоголь белән бәйле үлемнәрнең тагын да күбрәк өлешен үз эченә алмый.
Авыл җирендә алкоголь куллануның нәтиҗәләре тагын да авыррак.
Алкогольгә каршы сәясәтне дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.
Алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып тотрыксыз психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф, югары борчылу тора.
Мондый халәттә озак вакыт тормас өчен даими рәвештә уртача физик йөкләнеш, хоббиең булу, интернетта һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында тискәре мәгълүмат куллануны чикләү кирәк. Көнне планлаштыру, шулай ук белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү дә ярдәм итә.
Русиядә авыр хәлдә калган өлкәннәргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм муниципаль хезмәтләр һәм фондлар бар, шул исәптән бушлай, аноним рәвештә, онлайн.