

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте идарәсенең коррупциягә каршы тору секторы Сәламәтлек саклау министрлыгында вазыйфа биләүче дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюлар, чикләүләр һәм таләпләрне үтәвен контрольдә тота.
Башкортстанда даими рәвештә «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча Русия Федерациясе гражданнарының тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру буенча башкарма хакимиятнең төбәк органнары тырышлыкларын бәяләү рейтингы күрсәткечләрен яхшырту буенча чаралар күрелә.
Аерым алганда, моңа Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан даими аноним анкеталау хезмәт итә, аның буенча тулаем сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина оешмаларында җыемнар белән очрашкан гражданнар өлеше ачыклана.
Алынган нәтиҗәләр буенча белгечләр медицина хезмәтләренә матди түләүнең рәсми булмаган ситуациясен һәм факторларын тирәнтен тикшерә, бу киләчәктә гражданнар тормышы өчен сыйфатлырак мохит булдырырга ярдәм итә.
Фото: “riadagestan.ru”