Русия вакцинасы клиникага кадәрге тикшеренүләрне уңышлы узган һәм куллануга әзер. Бу хакта «Известия»гә Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) җитәкчесе, элекке сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде.
"Тикшеренүләр берничә ел дәвам итте. Соңгы өч елда бу регламентланган клиникага кадәрге тикшеренүләр булды. Алар вакцинаның хәвефсезлеген, шул исәптән күп тапкыр кулланганда шешнең зурлыгы кимү һәм үсешенең акрынаюы белән бәйле югары нәтиҗәлелекне исбатлады.
Моннан тыш, тикшеренүләр исән калуның артуын күрсәтте, бу да бик мөһим. Вакцина куллануга әзер, рөхсәт көтәбез", - дип ассызыклады Скворцова.
Фото: РБК