+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2025, 14:49

Кардиоүзәкнең яңа корпусында уникаль операцияләр ясала

Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусында 5 меңгә якын операция һәм уникаль тикшеренүләр уздырганнар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.  

Кан әйләнеше системасы авырулары үлем структурасында беренче урынны алып тора. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча төп чаралар арасында – сыйфатлы диспансер күзәтүе, диагностика һәм дәвалау схемаларын камилләштерү.

– Без дүрт ай элек ачкан кардиоүзәкнең хирургия корпусы республиканың сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә мөһим адым булды, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. - Яңа операция бүлмәләрендә уникаль гибрид операцияләр үткәрелә, ә пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылган.

Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручыларны персоналаштырылган исәпкә алуның бердәм интеграль матрица системасы кертелүен билгеләп үтәргә кирәк.

- Пациент турындагы мәгълүматны тизрәк җыярга, анализларга санлы сервислар ярдәм итә. Без уздырылган телемедицина консультацияләре саны буенча сизелерлек үсешкә ирештек. Ясалма интеллект табибларга рентген-сурәтләрне ачыкларга һәм пациентларның торышына дистанцион мониторинг алып барырга ярдәм итә, - диде министр. - Авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен кардиологларның күчмә эшен оештырдык, шул исәптән "Сәламәтлек поездлары" кысаларында да.

Моннан тыш, үткән елның ноябрендә Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе базасында ачылган Инсультлар мониторингы үзәге барлык кан тамырлары үзәкләренең координациясен сизелерлек яхшыртты. Аерым алганда, урыннардагы табиблар тәүлек буе үзәктәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керә һәм пациентның хәле буенча консультатив ярдәм ала ала, шул исәптән аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга, маршрутлаштырырга, яки амбулатор дәвалануга дәваханәгә салырга.

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә Башкортстанда төбәк кан тамырлары үзәкләренә профильле госпитальләштерү 99,2 процентка кадәр арткан, миокард инфарктыннан дәваханәдә үлем очраклары 5,6 процентка кадәр кимегән.

Башкортстан Башлыгы республика халкының сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгын арттыру өчен санлы технологияләр куллануны югары бәяләде.

Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-hirurgicheskom-korpuse-respublikanskogo-kardiocentra-proveli-okolo-5-tysyach-operaciy-i-unikalnyh-issledovaniy-81941/

 

Кардиоүзәкнең яңа корпусында уникаль операцияләр ясала
Кардиоүзәкнең яңа корпусында уникаль операцияләр ясала
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас