+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Сентября 2025, 06:08

Төбәк иминлегенә медицина үсеше ныклы йогынты ясый

Тармакта кадрлар сәясәте төпле уйланылган  

Төбәк иминлегенә медицина үсеше ныклы йогынты ясыйТөбәк иминлегенә медицина үсеше ныклы йогынты ясый
Төбәк иминлегенә медицина үсеше ныклы йогынты ясый

Русиянең башка субъектлары белән чагыштырганда, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең, беренчел звеноны да кертеп, медицина хезмәткәрләре белән комплектлашуы буенча хәл яхшы, дип әйтергә нигез бар.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы системасының медицина оешмаларында 55,38 мең кеше, шул исәптән 16177 табиб һәм 39 203 урта медицина хезмәткәре эшләгән. 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда, табибларның гомум саны 312 кешегә арткан.


Башкортстан территориясендә авыл торак пунктларына медицина кадрларын җәлеп итү максатында “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, “Кече медицина оешмалары өчен табиблар” программалары гамәлгә ашырыла. 2024 елда гына да 279 медицина хезмәткәренә 280 миллион сум күләмендә түләүләр гамәлгә ашырылган. Башкортстан Республикасы “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларын федераль финанслау буенча Русия субъектларының беренче бишлегенә керә.


Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечлек буенча максатлы укытуга 570 килешү һәм ординатурага 292 килешү төзегән, студентларга социаль ярдәмгә 24,9 миллион сум юнәлтелгән. Медицина колледжларында бюджет урыннары саны 1,5 меңгә кадәр арттырылган – бу уку йортларының Нефтекама, Учалы, Октябрьский шәһәрләрендә һәм район үзәге Мәсәгутьтә яңа филиаллары ачылды.


– Бу чаралар медицина кадрларын авылларга һәм кече шәһәрләргә җәлеп итә, табибларга һәм фельдшерларга иртәгәсе көнгә ышаныч өсти. Без шулай ук уңайлы эш өчен шартлар тудырабыз: эш урыннарын модернизациялибез, программалар аша торак бирәбез, медицина учреждениеләренең инфраструктурасын яхшыртабыз. Һәр табибның үзен бәяләүләрен тоюы бик мөһим, бу бит аның эш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, – дип билгеләде сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. – Минемчә, кадрларны җәлеп итүгә иң нәтиҗәле чара-лар – финанс ярдәме, максатчан укыту һәм уңайлы хезмәт шартлары булдыру.


Мәгариф оешмаларына грант акчаларын җәлеп итү мәгарифкә ярдәм итүнең һәм кадрлар сәясәтен ныгытуның тагын бер чарасы булып тора. Әйтик, 2024 елда Уфа медицина колледжы Башкортстан Хөкүмәтенең 30 миллион сумлык грантын откан, Бөре медицина-фармацевтика колледжы 100 миллион сумлык федераль грант откан.

Гомер озынлыгын арттыру – төп максат

Бүгенге көндә төп гомумдәүләт максаты – 2030 елга уртача гомер озынлыгын – 78, 2036 елга 81 яшькә җиткерү.
Башкортстанда республика тарихында беренче тапкыр 2024 елда уртача гомер озынлыгы 73,2 яшькә җитте. Федераль Сәламәтлек саклау министрлыгы монда төбәк ведомствосының казанышларын билгеләп үтте һәм сәламәтлек саклауның уңышлы төбәк практикаларын бөтен илгә җәелдерергә тәкъдим итте.
Үткән елда төбәктә сабыйлар үлеме дәрәҗәсе күрсәткече 3,9 процент тәшкил итте, бу биш ел элек булганнан 32 процентка түбәнрәк. Бу гади сан гына түгел – ул коткарылган 108 бала гомере, һәм һәр очрак – чын җиңү.

Матди-техник база яңартыла

Республикада сәламәтлек саклауның матди-техник базасын яңарту буенча системалы эш медицина ярдәме инфраструктурасын үстерүне – яңа медицина учреждениеләре төзүне һәм булганнарын модернизацияләүне, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүне үз эченә ала.


Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү аеруча мөһим, чөнки бу пациентның медицина белән беренче бәйләнеше. Мәсәлән, шул уңайдан үткән ел Кушнаренко авылында көненә 320 кешегә исәпләнгән, иң алдынгы җиһазлар белән тәэмин ителгән заманча поликлиника эшкә кушылды.
Республиканың башка районнарында 135 модульле конструкция урнаштырылган: 111 ФАП, 19 амбулатория, дүрт гомум практика табибы офисы һәм бер участок дәваханәсе. Тугыз сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган, 206 автомобиль сатып алынган. Быел алты поликлиника төзелеп бетәчәк, тагын 134 модульле конструкция урнаштырылачак һәм тугыз сәламәтлек саклау объекты ремонтланачак.
“Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проектын гамәлгә ашыру 2026-2030 елларга планлаштырылган.

 "Республика буенча сәфәрләремдә мин ФАПларга еш керәм. Авыл территорияләре . Башкортстанның шактый өлеш били, һәм кешеләрне монда медицина ярдәменнән башка калдырырга ярамый. Без авыл медицинасы өчен күп эшләр башкардык һәм эшләвебезне дәвам итәбез — бөтен республика буенча 500гә якын фельдшер-акушерлык пунктын, 10га якын участок дәваханәсен һәм табиб амбулаторияләрен яңарттык. Әмма иң мөһиме — анда эшләүче кешеләр”,  дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров.


Башкортстанның медицина учреждениеләрендә медицина оешмалары инфраструктурасының, аерым алганда, медицина җиһазларының торышына анализ ясалган. Алынган мәгълүматлар нигезендә 22 сәламәтлек саклау объекты төзелеше, 236 объектта капиталь ремонт һәм тиз төзелә торган 500 модуль конструкция урнаштыру проекты эшләнгән. Хәзерге вакытта программа проекты Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында килештерү стадиясендә.
Барлык яңа объектлар лицензияләнгән һәм инде эшли, бу авыл җирлегендә медицина хезмәтләндерүе сыйфатын һәм уңайлылыгын күпкә арттырды. Халыкның медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлек дәрәҗәсе 2024 елда 58,6 процентка җитте – бу уртача Русия күрсәткеченнән күбрәк һәм безнең төбәктәге реаль үзгәрешләрне чагылдыра.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас