

Октябрьдә үткәргән оператив киңәшмәләренең берсендә республика Башлыгы авыл фельдшерларына сак карарга өндәде, шулай ук республикада тагын сигез ФАП ачылуга старт бирде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, медицинаның авыл җирендәге ролен һәм әһәмиятен һәркем аңлый.
Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, республикада ике меңнән артык ФАП эшли һәм аларның һәр өченчесе яңартылган.
"Алда эш күп, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — ФАПларның нинди булуын исегезгә төшерегез: утын белән җылыту, салкын су куллану. Медицина күзлегеннән караганда, мондый хәл ярамый торган күренеш. Мин бу хакта муниципалитетлар башлыклары белән беренче сөйләшүләребезне хәтерлим, алар бу мәсьәлә үзләренең җаваплылык зонасында түгел дип санаган. Юк, бу — безнең уртак җаваплылык зонасы. Һәм, әлбәттә, фельдшерларны сакларга кирәк. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар».
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин билгеләгәнчә, безнең республика Русиядә ФАПлар саны буенча алда бара. Төбәктә авыл халкына медицина ярдәмен 2 071 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 608 модуль конструкция урнаштырылган (2025 елга план – 134 ФАП, бүгенге көнгә 124е урнаштырылган).
— Республикада ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә иде, модульле конструкцияләр әлегеләрен, шулай ук искергән ФАПларны алмаштырырга килде, – дип белдерде министр. — Фельдшер-акушерлык пункты — ул инфраструктура һәм җиһазландыру гына түгел. 2023 елдан без ”Санлы ФАП" проектын гамәлгә кертәбез, ул медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү, профилактик медицина тикшеренүләрен узу, электрон медицина хезмәтләренең киң исемлеген алу мөмкинлеге бирә.
Республикада әле «Санлы ФАП» проекты барлык медицина оешмаларында гамәлгә ашырыла. Быел проект федераль дәрәҗәдә иң яхшысы дип табылган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, бүген фельдшер-акушерлык пунктларында кадрлар белән тәэмин ителеш 99 процентка якын. Соңгы 6 елда 280 фельдшер «Авыл фельдшеры» программасы буенча гомум суммасы 140 миллион сум булган түләүләр алган. Бүген медицина колледжларында 8 965 студент белем ала.
Башкортстан инде икенче ел рәттән «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүдә урта медицина белеме булган белгечләрнең роле» Бөтенрусия форумын уздыру мәйданчыгы булып тора. Быел анда илнең 20 төбәгеннән 600дән артык белгеч катнашты.
Авыл җирендә фельдшер эшенең мөһим аспекты булып, әлбәттә, халык белән профилактик эш тора: болар диспансерлаштыру һәм медицина тикшеренүе үткәрү, югары хәвефле пациентларны ачыклау, сәламәтлек дәресләре үткәрү, диспансер күзәтүен оештыру.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясен үткәрү хәтта ерак районнарда да сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.
– Бүгенге көнгә 120дән артык модуль конструкция урнаштырылды, безнең белән 8 муниципаль берәмлек элемтәдә тора, алар яңартылган ФАПларда эшли башларга әзер, — дип билгели Айрат Рәхмәтуллин.
Мәсәлән, күптән түгел «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында Кушнаренко районының Үгез авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул 300гә якын кешегә, шул исәптән 21 балага хезмәт күрсәтәчәк.
Кушнаренко үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Бакаев билгеләвенчә, бу ФАПның ачылуы авыл халкы өчен истәлекле вакыйга булган, авыл халкы хәзер иң заманча һәм уңайлы шартларда квалификацияле медицина ярдәме ала.
— Без сәламәтлек турында сүз барган һәр мизгелнең никадәр мөһим булуын беләбез. Ашыгыч хәлләрдә үз вакытында ярдәм күрсәтү гомерләрне саклап кала, — ди баш табиб. — Яңа фельдшер-акушерлык пункты беренче медицина ярдәме күрсәтү, авыруларны клиник тикшерү, өстәмә лаборатор-инструменталь анализлар, дәвалауның нәтиҗәлелеген билгеләү һәм тикшереп тору өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
Яңа ФАПта 21 ел стажы булган тәҗрибәле фельдшер Альмира Вәлиева эшли. Акушерка билгеләп үткәнчә, хәзер урындагы халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме уңайлырак булачак. Бина барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган һәм тулысынча комплектланган. Яңа ФАПта фельдшер кабинеты, күзәтү-карау, процедура, пациентлар өчен көтү, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм җыештыру инвентаре саклау бүлмәләре бар.
Быел Кушнаренко районында 4 фельдшер-акушерлык пункты бинасы урнаштырылган: Үгез авылыннан тыш, алар — Марс, Каратәкә һәм Кувыкино авыллары. Ә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру чорында Шәрип, Иске Тукмаклы һәм Карача-Елга һәм башка авылларда 17 ФАП һәм 3 табиблык амбулаториясе урнаштырылган. 2024 елның декабрендә Кушнаренкода яңа поликлиника эшли башлады.
Болар барысы да — республика җитәкчелегенең төбәктә сәламәтлек саклау тармагына җитди игътибар бирүе нәтиҗәсе.