+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2025, 12:33

Бүген - Бөтендөнья сөт бизе яман шеше белән көрәш көне

1993 елда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы октябрьне “Сөт бизе яман шеше белән көрәш ае” дип игълан итте. 15 октябрь — Бөтендөнья сөт бизе яман шеше белән көрәш көне.  

Бүген - Бөтендөнья сөт бизе яман шеше белән көрәш көне
Бүген - Бөтендөнья сөт бизе яман шеше белән көрәш көне

Сөт бизе яман шеше Русиядә һәм дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булып тора. Хәвеф төркеменә беркайчан да бала тапмаган хатын-кызлар, эстроген гормонын озак кулланганнар, иртә күрем яисә соң климакс башланган хатын-кызлар керә. Шулай ук, куркыныч факторлар арасында — артык авырлык, зарарлы гадәтләр, гинекологик авырулар, имгәнүләр һәм күкрәк җәрәхәтләре.

Сөт бизе яман шеше үз-үзеңне диагностикалау бик нәтиҗәле булган онкологик авыруларның берсе. Хатын-кыз күкрәк рагы билгеләрен үзе таба ала. Үз-үзеңне тикшерү күрем тәмамланганан соң ай саен үткәрелергә тиеш. Сөт бизенең тире катламының төсе һәм формасы үзгәрү, тартылуы яисә локаль тирәнәюе, «лимон кабыгы» кебек булуы, сыекча бүленеп чыгу, сөт бизенең үзендә яисә култык асты өлкәсендә тыгыз төер булуы сагайтырга тиеш.

Маммография — диагностиканың “алтын стандарты”, сөт бизе яман шешенең барлык билгеле вариантларын, шул исәптән пальпация ярдәмендә ачыклап булмаган шешне ачыклауның альтернативасыз ысулы. Маммография Русиядә скрининг программасына керә, 40 яшьтән өлкәнрәк булган һәр хатын-кызга 75 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр маммография үтәргә киңәш ителә.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас