

Русия төбәкләренең медицина университетлары арасында БДМУ - иң яхшысы, ә Русия медицина вузлары арасында дүртенче. Башкорт дәүләт медицина университетыннан алда бары тик Сеченов, Павлов һәм Пирогов исемендәге университетлар. БДМУ Русия югары уку йортлары арасында рейтингта 24нче урынга күтәрелде (былтыр 28нче иде) һәм MosIUR халыкара глобаль рейтингының 701-800 интервал төркеменә керде (үткән елда 801-900 төркемендә иде).
- Башкортстан вузының «Университетның өч миссиясе» глобаль рейтингында позицияләрен күтәрүе һәм төбәк медицина вузлары арасында лидерлыкны саклап калуы коллективның системалы эшләве һәм сайланган үсеш стратегиясенең нәтиҗәлелеге турында ачык сөйли. Университет үзенең статусын уку йорты буларак кына түгел, ә белем генерациясе, инновацияләр һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү үзәге буларак та ныгыта, - дип ассызыклады Башкортстан Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27674/