

Белгечләр кышын ял вакытында үзеңне сезонлы һәм йогышлы авырулардан ничек сакларга, өшүдән һәм туңудан ничек сакланырга, шулай ук туристның аптечкасында нәрсә булырга тиешлеге турында киңәшләр бирде.
Башкортстанның баш санитар табибы Анна Казак әйтүенчә, быел да, һәр елдагыча, сентябрьдә сезонлы инфекцияләрнең күтәрелеш чоры күзәтелгән. Соңгы ике атнада авыручылар саны кимегән. Шуңа күрә нәкъ әле вируслардан вакциналанырга кирәклеген ассызыклады баш табиб.
Анна Казак белдерүенчә, әле барлык авыручыларның 60 проценттан артыгында ковид инфекциясе күзәтелә. Калганнары — риновирус, парагрипп, аденовирус һәм башка инфекцияләр. Әле күзәтелгән «Стратус» — коронавирусының яңа штаммы, «Омикрон»ның ике төренең катнашмасы, дип билгели белгеч. Ул югары дәрәҗәдә йогышлы. Әмма авыру җиңел уза. Төп билгеләр — баш авырту, тән сызлану, югары температура, тамак авырту.
Соңгы вакытта табиблар еш кына кешеләрдә берничә инфекциянең берьюлы күзәтелүен ачыклый башлаган. Мәсәлән, грипп һәм аденовирус инфекциясе, коронавирус һәм грипп катнашмасы. Бу хакта Республика клиник инфекцион дәваханәсенең Зубоводагы филиалы баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Ленара Шәрифуллина белдерде. Дәвалау күпчелек очракта вируска каршы препаратлар куллануны, организмның гомум интоксикациясен бетерү терапиясен үз эченә ала.
Матбугат конференциясендә йогышлы инфекцияләрне сәяхәттә дә йоктыру ихтималы зур булуы турында сөйләшенде. Белгечләр чит илләргә барлык кирәкле вакциналарны ясатып чыгарга һәм гигиена таләпләренә җитди карарга киңәш итте.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының үзәк эзләү-коткару отряды җитәкчесе Алексей Чипчев туристларга катлаулы хәлләрдә калмас өчен сәфәргә чыгар алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында теркәлү узарга, якыннарыңны кая баруың хакында кисәтергә, урманда, тауда адашканда коткаручыларга хәбәр итеп, аларны шул урында көтәргә кирәклеген әйтте.