

Программа кысаларында 7 ел инде медицина хезмәткәрләре бригадалары «Сәламәтлек поездлары» составында ерак авылларга китә. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә авыл кешеләренә сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга зур игътибар бирелә.
– Безнең проект - уникаль, бу - безнең үзенчәлегебез. Иң яхшы белгечләр бөтен республика буйлап йөри һәм югары профессиональ ярдәм күрсәтә. Халык белән аралашканда миңа һәрвакыт яхшы бәяләмәләр килә, халык безнең медицина десанты өчен чын күңелдән рәхмәт әйтә, – диде төбәк җитәкчесе.
Очрашуда катнашучылар «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» проектын алга таба үстерү планнары турында фикер алышты. Ахырда Радий Хәбиров очрашуда катнашучыларга эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Бу проектны без киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Шулай ук мөмкин булганча модульләрдә медицина техникасын модификацияләячәкбез, – дип йомгаклады төбәк җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru