+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2025, 07:09

Өч яшьлек кызның хәле ничек?

Уфадан әтисе тәрәзәдән ыргыткан кызны Мәскәүгә дәваланырга озатканнар. Табиблар нинди фаразлар бирә?

Өч яшьлек кызның хәле ничек?Өч яшьлек кызның хәле ничек?
Өч яшьлек кызның хәле ничек?

Кичә, 17 октябрьдә, әтисе тәрәзәдән ыргыткан кызны Мәскәүгә дәваланырга озаттылар. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.

Гадәттән тыш хәл 9 октябрь иртәсендә Уфаның Ульяновлар урамында була. Ир дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән үзенең өч яшьлек баласын ыргыта.

«Кечкенә баланы үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп чыккан хәлне Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шәхси контрольгә алды. Ир сак астына алынган..

Зыян күргән баланы бик авыр хәлдә 17нче балалар дәваханәсенә китергәннәр иде. Нейрохирурглар операция ясадылар, кыз озак вакыт реанимациядә булды.

- Без аның гомерен саклап калдык, хәлен тотрыклыландырдык, мөмкин булганның барысын да эшләдек һәм хәзер аңа дүртенче дәрәҗәдәге медицина ярдәме кирәк. Кыз Русия балалар клиник дәваханәсендә дәвалануын дәвам итәчәк. Мәскәүгә аны махсус борт илтә, - дип белдерде Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Фото: КП-УФа

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас