+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2025, 09:09

Авылда ВИЧ котыра!

Аллаһ сакласын! Кайда?

Авылда ВИЧ котыра!Авылда ВИЧ котыра!
Авылда ВИЧ котыра!
Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Айрат Әминев үзенең социаль челтәрләрендә муниципалитетта ВИЧ белән критик вәзгыять турында игълан итте.

Район республикада иң зур зыян күрүче территорияләр исәбенә керә.

Узган атнада Айрат Әминев дәваханә җитәкчелеге һәм җаваплы белгечләр белән киңәшмә үткәрде, анда профилактика эшен көчәйтү буенча өстәмә чаралар комплексы турында җентекләп фикер алыштылар. Бу проблема кичекмәстән җавап бирүне таләп итә.

295 кеше ВИЧ - позитив статус белән исәптә тора. Ел башыннан 19 яңа очрак ачыкланган.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык хезмәтләр арасында хезмәттәшлек көчәйтеләчәк һәм профилактик чаралар киңәйтеләчәк. 1 декабрьдән шулай ук ВИЧны профилактикалау айлыгы башланачак. Һәр авыл биләмәсенә медиклар төркеме чыгачак, анда бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧ тесты тапшырырга мөмкин булачак.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас