+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2025, 11:28

“Сәламәтлек поездлары”нда 40 меңнән артык кеше тикшерелгән

2025 елда Башкортстанның ерак торак пунктларында яшәүче 40 меңнән артык кеше «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» профилактика акциясе кысаларында медицина тикшерүе узган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

“Сәламәтлек поездлары”нда 40 меңнән артык кеше тикшерелгән“Сәламәтлек поездлары”нда 40 меңнән артык кеше тикшерелгән
“Сәламәтлек поездлары”нда 40 меңнән артык кеше тикшерелгән

Исегезгә төшерәбез, проект 2019 елда старт алды. Ул диагностик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыруга, авыл районнарында яшәүчеләр арасында социаль әһәмиятле һәм хроник авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән. Медицина хезмәткәрләре йөкләнешне тулырак колачлау һәм тигез бүлү өчен алты маршрут буенча чыгалар – Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет. Алар 54 муниципалитеттагы 356 торак пунктны үз эченә ала.

«Сәламәтлек поездлары» составында - Республика кардиоүзәгенең кардиомобиле, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика комплексы, “Хатын-кыз сәламәтлеге" модуле, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары, сәламәтлек үзәкләре. Бригадаларда терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, эндокринологлар, кардиологлар, онкологлар, офтальмологлар, неврологлар, стоматологлар, рентгенологлар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары эшли.

– Быел акцияне 21 апрельдән 16 сентябрьгә кадәр уздырдык. Табиблар барлыгы 175 мең тикшерү үткәрде, куркыныч авырулар барлыкка килү куркынычы булган 23 мең факторны ачыкланды. Бу пациентларның барысы да контрольгә алынган. Шулай ук 2 меңнән артык СВО катнашучысын һәм аларның гаилә әгъзаларын тикшердек, – дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. - Проектны алга таба үстерү планында – 2026 елдан мобиль комплексларга күчерелмә УЗИ-аппаратларны кертергә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципалитетлар «Сәламәтлек поездлары» ның нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итәләр – мобиль комплексларны электр энергиясенә тоташтыралар, халыкны алып килүне оештыралар, шулай ук табиблар бригадалары эше турында халыкка киң мәгълүмат бирәләр.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, акция беренче чиратта кешеләрнең гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән.
- Безнең республика зур. Һәм “Сәламәтлек поездлары" ерак авылларда яшәүчеләрнең бик күп авыруларын иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Яхшы проект, без аны һичшиксез гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Безнең практиканы илдә иң яхшыларның берсе дип таныдылар. Бу эштә катнашкан барлык табибларга рәхмәт белдерәм.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас