+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2025, 11:02

“Ломая барьеры” форумында реабилитация мәсьәләләре тикшереләчәк

23-24 октябрьдә Уфада «Ломая барьеры» форумы мәйданчыкларында хакимият органнары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм ата-аналар берлеге вәкилләре очрашачак.

“Ломая барьеры” форумында реабилитация мәсьәләләре тикшереләчәк“Ломая барьеры” форумында реабилитация мәсьәләләре тикшереләчәк
“Ломая барьеры” форумында реабилитация мәсьәләләре тикшереләчәк

 

Инвалидларның социаль интеграциясе мәсьәләләренә багышланган һәм ел саен үткәрелүче бу чара, Бөтенрусия форумының дәвамы буларак, бераз тар форматта узачак, инвалидларга комплекслы ярдәм күрсәтү, яңа технологияләр һәм тернәкләндерү ысулларын кертү мәсьәләләре буенча экспертлар фикеренә басым ясаячак.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр белән эшләүче тернәкләндерү үзәкләре белгечләре һәм педагоглар өчен анда белем бирү семинарлары узачак.

- Форумның төп мәйданчыгы «Салют» Республика тернәкләндерү үзәге булачак, ул бер ел элек үсеш үзенчәлекләре булган балаларны һәм үсмерләрне комплекслы тернәкләндерү буенча флагман методик үзәк буларак ачылган иде. Дискуссия мәйданчыкларында әйдәп баручы менталь сәламәтлек үзәкләре, социаль үсеш департаментлары спикерлары белән бергә инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү перспективалары һәм механизмнары турында фикер алышачакбыз, башка төбәкләрнең уңышлы практикаларын караячакбыз, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27703/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас