+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2025, 14:52

Курыкма, сөйләш!

22 октябрь — Халыкара тотлыгучы кешеләр көне.

Курыкма, сөйләш!
Курыкма, сөйләш!

 

1998 елдан 22 октябрьдә дөньяда Халыкара тотлыгучы кешеләр яки тотлыгучылар турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Бу датаны булдыру идеясе 1995 елда нигезләнгән һәм Халыкара тотлыгучы кешеләр ассоциациясе ярдәме белән оештырылган.

Дөнья халкының якынча 1 проценты тотлыгудан интегә. Русия логопедия әдәбияты «заикание» терминын болай аңлата: «сөйләм аппараты мускулларының көзән җыерылган халәте белән бәйле сөйләмнең темп-ритмик оешмасы бозылуы». Еш кына тотлыгу логофобия — сөйләшүдән курку белән бәйле.

Җәмгыятьтә тотлыгучы кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәт булмаса, бу сөйләме бозылган кешенең эмоциональ халәтенә, тормышына да җитди йогынты ясарга мөмкин. Мондый хәл стресска, үз-үзеңне изоляцияләүгә китерә. Тотлыгучы балалар еш кына мыскыллауга дучар була.

Халыкара тотлыгучы кешеләр көнендә һәр елны билгеле бер темага багышланган конференцияләр, семинарлар, очрашулар һәм киң җәмәгатьчелекнең көндәлек тормышта мондый кешеләргә очраган проблемалар һәм катлаулыклар турында мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлтелгән социаль чаралар уза.
Шул ук максат белән башкарылган башка проектлар арасында елына ике тапкыр мәгълүмати бюллетень чыгару, махсус сайт алып бару, тотлыгучы кешеләрнең стипендияләре өчен акча юллау бар.

Шуны да билгеләргә кирәк, күпләргә тотлыгу кебек сөйләм җитешсезлеге танылуга һәм матур сөйләү осталыгы таләп ителгән өлкәләрдә үзләрен күрсәтергә, зур уңышларга ирешергә комачауламаган. Алар арасында кинорежиссерлар, актерлар, бардлар, ораторлар, сәясәтчеләр, шагыйрьләр, полководецлар, руханилар, телевидение тапшырулары алып баручылар һәм башка һөнәр вәкилләре бар. Мәсәлән, Демосфен, Георг VI, Уинстон Черчилль, Мэрилин Монро, Исаак Ньютон, Брюс Уиллис, Жерар Депардье, Артемий Троицкий һәм башка танылган кешеләр тотлыгудан интеккән.

Автор фотосы.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас