

Катнашучылар 2025 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм абилитацияләү комплекслы системасын үстерү өлешендәге эшкә йомгак ясадылар, шулай ук ярдәм чараларын камилләштерү турында фикер алыштылар.
Утырышны ачып, республика Башлыгы 1 марттан илдә инвалидларны реабилитацияләү системасын төзүдә яңа этап башлануын билгеләп үтте. Федераль законнардагы үзгәрешләр тармакның төгәл стандартларын һәм дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләде.
- Безне зур һәм җаваплы эш көтә. Без яңа стандартлар буенча хезмәт күрсәтү планын расладык, тиздән комплекслы тернәкләндерү буенча төбәк законын кабул итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Шуны ассызыклыйсым килә, инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм адаптацияләүне оештыруның барлык мәсьәләләре минем шәхси контролемдә. Мохтаҗ кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү - безнең уртак кешелек һәм һөнәри бурычыбыз. Без бу эшне системалы рәвештә, берничә төп юнәлеш буенча төзибез.Алар арасында төбәк җитәкчесе барыннан да элек бөтен республика буенча тернәкләндерү инфраструктурасы үсешен билгеләде. Әйтик, 2025 елда Уфада «ПроДобро» инвалидларны көндезге эш белән тәэмин итү үзәге эшли башлады. Шәһәрнең Совет мәйданында яңа бинаны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды бүлеге алачак. Белгечләр монда 2025 елның декабрендә эшли башлар дип планлаштырыла.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/zasedanie-koordinacionnogo-soveta-po-delam-invalidov-83582/