-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 ноябрь 2025, 09:48

Иммунитетка ничек ярдәм итәргә?

Ноябрьдә төрле вирусларның киң таралуы да, салкын тиюләр дә ешая, шуңа без даруларны да, шифалы үләннәрне дә ешрак куллана башлыйбыз. Вирусларга, салкын тиюгә би­реш­мәс өчен белгечләр киңәшлә­ренә колак салыгыз.  

Иммунитетка ничек ярдәм итәргә?
Иммунитетка ничек ярдәм итәргә?

Ризыклар төрлелеге һәм аларның балансы

Артыгын ашамаска тырышыгыз, бигрәк тә татлы һәм майлы продукт­ларны. Рационда яшелчә-җимеш булсын.
Чөгендер, кишер, кабак, кәбестә, груша һәм алма кебек витаминнарга һәм минералларга бай сезонлы яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Бу яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр файдалы гына түгел, аларны елның бу вакытында җитәрлек күләмдә алырга да мөмкин.

Эчәклек микрофлорасы бозылмасын өчен

Рационга табигый йогурт, кефир, катык кебек пробиотиклар кертегез. Көн саен тозлы кәбестә, яки ферментлаштырылган башка яшелчәләр порциясен кулланыгыз. Азык җепселлә­ренә бай продуктларны: тулы бөртек­леләрне, ярмаларны, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ашап, пребиотик запасларын тулыландырыгыз.

Җитәрлек күләмдә аксым куллану

Төрле аксымлы ризыклар кулланыгыз. Майсыз ит, балык, йомырка, кузаклылар һәм чикләвек – көзге меню өчен бик яхшы.
Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында сез ит кулланмыйсыз икән, аксымның бик яхшы чыганагы ногыт борчагы, ясмык, чикләвек булачак. Шулай ук ит продуктларына җиңел үзләштерелә торган альтернатива – эремчек, табигый йогурт, тофу, йомырка.

Май турында да онытмагыз!

Аларның чыганаклары – чикләвек, көнбагыш, үсемлек майлары.
Тик чаманы белегез. Чикләвек шактый калорияле. Тәүлегенә 35-50 граммнан артыгын кулланмау яхшы.

Чәй һәм тәмләткечләр

Үлән чәйләре һәм тәмләт­кечләр турында да онытмагыз. Имбир, куркума һәм дарчин ялкынсынуга каршы үзлек­ләргә ия һәм, сезнең көзге ашларыгызга чагу тәмнәр һәм хуш исләр өстәп, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас