

Үпкә яман шеше үсешенең куркыныч факторларын ике категориягә бүлеп була: эчке һәм тышкы.
Беренчеләренә нәселдәнлек анамнезы керә: әгәр кан кардәшләренең берсе үпкә рагы белән авырган булса, яки аннан үлсә, бу кешенең әлеге авыру үсеше куркынычы арта.
Шулай ук эчке куркыныч факторларына хроник үпкә авыруларын кертергә кирәк, алар, шулай ук, автомат рәвештә кешене хәвеф төркеменә кертә.
Калган барлык факторлар - тышкы. Бу - зарарлы химик, дизель, асбест, мышьяк һәм башкалар белән бәйле эш. Тузанлы, радонлы биналарда эшләү.
Тәмәке тарту төрле локализациядәге яман шешләрнең 22дән артыграк үсешенә сәбәпче булып тора һәм үпкә рагы үсеше куркынычын 15 тапкырдан артыкка арттыра.
Хирургик дәвалану узган пациентларга һәм онкология патологиясе белән бер тапкыр да очрашмаган пациентларга үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, динамик күзәтү буенча табиб киңәшләрен үтәргә (әгәр кеше патологиягә юлыккан булса), ягъни елга бер тапкыр күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен ике проекциядә башкарырга, шулай ук еллык проекцияне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.
Бу атнаның максаты — пациентларның һәм аларның гаилә әгъзаларының яшәү рәвеше факторларының беренчел онкологик авырулар һәм аларның рецидивлары килеп чыгу куркынычына йогынтысы турында мәгълүматлылыгын арттыру.