

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу проектны 2019 елның 2 февралендә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне алдыннан башлап җибәрделәр. Ул онкологик авыруларны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлтелгән.
Акциянең уникальлеге шунда: радиология Милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре төбәк онкодиспансерлары табиблары белән берлектә эре предприятие һәм оешмаларда ир-егетләр һәм хатын-кызлар сәламәтлегенә скрининг үткәрә. Алты ел эчендә 13 меңгә якын кеше тикшерелгән, шуларның 7 меңгә якыны өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.
Башкортстан 2019 елда проектка кушылган беренче төбәк булды. Ул вакытта онкологик авыруларны иртә ачыклау буенча диагностиканы «Башкортсант сода компаниясе» нең һәм «Салават пыяла» предприятиесенең 500дән артык хезмәткәре узган. Быел акциягә «ОДК-УМПО» да кушылды.
Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, Башкортстанда онкология авыруларына каршы көрәш мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
- Онкология хезмәтен үстерүгә һәм яңартуга ел саен шактый акча бүлеп бирелә. «Яман шеш авыруларына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында 400 берәмлектән артык җиһаз сатып алынды. Поликлиникасы һәм хирургия бүлекләре булган онкодиспансерның яңа хирургия корпусын төзедек, Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачтык, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Безнең халкыбызга диагностика һәм дәвалауның иң заманча ысуллары, федераль үзәкләр белән телемедицина консультацияләре бирелә. Онкология куркынычлары белән идарә итү үзәге эшли. Комплекслы эш нәтиҗәсендә республикада яман шешләрдән үлүчеләр саны кими. 2020 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 169,6 булган, узган елда – 156,8.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-bashkortostane-podveli-itogi--vserossiyskogo-informacionno-prosvetitelskogo-proekta-onkopatrul-84131/