+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2025, 05:51

Радий Хәбиров: “Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме”

Республикада мәктәп медицинасы соңгы елларда киң үсеш алды.  

Радий Хәбиров: “Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме”Радий Хәбиров: “Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме”
Радий Хәбиров: “Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме”

Башкортстанда гомуми белем бирү учреждениеләрендә 255 мәктәп стоматология кабинеты эшли, шуларның 88е – Уфа шәһәрендә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2019 елның 13 августындагы боерыгын тормышка ашырып, 2019-23 елларда “Мәгарифтә күтәрелеш!” проектының “Сәламәт елмаю” модуле буенча 110 мәктәптә стоматология кабинеты ачылды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2024-25 елларда гомуми белем бирү учреждениеләрендә 24 стоматология кабинетына реновация үткәрелде.

“Мәктәп стоматологиясе хезмәтен безнең иң яхшы тәҗрибәләребезнең берсе дип саныйм. Без укучыларга балачактан ук тешләрен сакларга булышабыз, табиблардан курыкмаска өйрәтәбез һәм балаларны уңайлы шартларда дәвалыйбыз”, – диде республика җитәкчесе.

Бүген Башкортстан – мәктәп стоматологиясе хезмәте булдырылган төбәкләр арасында лидерларның берсе. Мәктәпләрдә стоматология кабинетларын саклап калуга, ә соңгы елларда аларның санын сизелерлек арттыруга да ирешелде.


Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, үсеп килүче буынның сәламәтлеге – республика җитәкчелеге өчен мөһим өстенлек. Шуңа күрә мәктәп медицинасы планлы рәвештә үстерелә, стоматология кабинетлары ачыла һәм модернизацияләнә.
Республика мәктәпләрендә барлыгы 584 лицензияле медицина пункты, 233 табиб-педиатр һәм 570 урта медицина белеме булган хезмәткәр эшли. Медпунктларның функционалы ашыгыч ярдәм күрсәтүдән алып, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга кадәр бурычларның киң спектрын колачлый. Даими профилактик тикшерүләр үткәрелә. 2025 елның 9 аенда гына да андый тикшеренүләрне 430363 укучы узган.


Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин билгеләвенчә, республика мәктәпләрендә укучыларга һәм педагогларга медицина һәм стоматология ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Башкортстанда “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы нәтиҗәләре буенча 2020 елдан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең, мәктәпләрдә укучыларның һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча ведомствоара чаралар планы гамәлгә ашырыла.

 

– “Сәламәт елмаю” проектын гамәлгә керткәнче мәктәпләрдә ачылган стоматология кабинетларын реновацияләү буенча инде икенче ел эш алып барыла. 2024 елда республика бюджеты исәбенә 16 стоматология кабинеты ремонтланды һәм яңадан җиһазландырылды, – дип белдерде мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин. – 2025-26 уку елы башына стоматология кабинетлары булган мәктәпләрдә 275 меңнән артык бала белем ала, бу укучыларның гомум санының 53 проценттан артыгын тәшкил итә. 2024-25 уку елы башына 215896 укучы булган, шул исәптән 123707 – “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында. Узган уку елы күрсәткечләре белән чагыштырганда, стоматология кабинетлары саны гына түгел, мәктәптә стоматология ярдәме алырга мөмкин булган укучылар саны да 27,4 процентка артты.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә ел саен яшь буында авыз куышлыгы авыруларын кисәтү һәм профилактикалау буенча да төрле чаралар үткәрә. Балаларның иң яраткан чараларының берсе – ”Елмаюың белән горурлан!” акциясе. Үткән елда акциядә 1018 мәктәптән 172 меңнән артык укучы катнашкан, шул исәптән ”Сәламәт елмаю” модулен гамәлгә ашыручы 81 мәктәптән. 2024 елда 1001 мәктәптән 143 мең укучы, 497 медицина хезмәткәре катнашкан.
Мәктәп стоматология кабинетларын төзү һәм яңарту буенча республикада гамәлгә ашырылучы проектлар укучыларга сыйфатлы стоматология ярдәме күрсәтүне арттыруга һәм яшь буында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.


Шуны да билгеләргә кирәк, республика мәктәпләрендә балалар белән уртак тел таба белгән, үз һөнәренең осталары булган медицина хезмәткәрләре эшли. Мәсәлән, Краснокама үзәк район дәваханәсенең табиб-стоматологы Марина Ишинбаева мәктәп стоматология кабинетларында 2023 елдан бирле ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә ул ике мәгариф учреждениесендә эшли: Николо-Березовка һәм Куян урта мәктәпләрендә.
– Мин мәктәп стоматология кабинетында эшләү мөмкинлегенә шатмын. Балаларның ничек үсүен, алар белән бергә сәламәт гадәтләрнең дә “өлкәнәюен”, үз елмаюларын сәламәт һәм матур итеп саклап калу теләге барлыкка килүен, балаларның стоматологтан куркуыннан туктап, якын итеп исәнләшергә килүләрен күзәтү күңелле, – ди Марина Ишинбаева.


Әйе, сүз дә юк, яшь буынның сәламәтлеге бик мөһим. Сәламәт балалар – безнең сәламәт киләчәгебез ул! Моны Башкортстан Башлыгы һәрвакыт ассызыклый һәм өстенлекле бурычларның берсе итеп куя.

“Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме. Бу елмаюларның сәламәт булуы икеләтә яхшы, – диде Радий Хәбиров. – Без Башкортстанда шулай булсын өчен бик зур тырышлык салабыз”.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас