

Вакциналау шимбә көннәрендә 16:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Бу көннәрдә, шулай ук, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйләрендә вакциналау өчен прививка бригадалары оештырылачак.
Ачык ишекләр көннәре гражданнарга, бигрәк тә хәвеф-хәтәр төркемнәренә керүчеләргә, вакциналанудан мөмкин кадәр күбрәк файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен оештырылган. Алар - хроник авырулар, шул исәптән үпкә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, метаболик тайпылышлар, симерү белән авыручылар. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы вакциналау тәкъдим ителгән.
14 ноябрьгә төбәктә 1 565 144 кешегә прививка ясалган, шуларның 942 988е - өлкәннәр, 622 156 бала, шулай ук йөкле 10000 хатын-кызны вакциналау тәмамланган.
Гриппка каршы вакциналану — ул гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле саклау чарасы. Ул гриппның авыр очраклары барлыкка килү куркынычын киметергә һәм аның катлаулануларын булдырмаска ярдәм итә. Үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртуны кичектермәгез - «Ачык ишекләр көннәренә» килегез, прививкалар ясатыгыз! Һәркемнең сәламәтлеге — бөтен җәмгыятьнең иминлеге нигезе ул.