+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 ноябрь 2025, 13:08

Иң яхшы табиблар тәбрикләнде

Бүген «Башкортостан» Дәүләт концерт залында 2025 елгы «Елның иң яхшы табибы» Бөтенрусия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Иң яхшы табиблар тәбрикләндеИң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде

Бу конкурс сәламәтлек саклау өлкәсендә иң әһәмиятлеләрдән санала. Ул медицина өлкәсендә үз һөнәренең чын осталарын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Тантана Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың видеосәламләве белән башланып китте. Аннары котлау сүзләре белән Башкортстан башлыгы хакимиятее җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев, Башкортстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Салават Харрасов, шулай ук Башкортостан Сәламәтлек саклау министрлыгының башка вәкилләре чыгыш ясады.

Мәртәбәле кунаклар конкурсның федераль һәм республика этапларында җиңеп чыккан төрле юнәлештәге иң яхшы табибларны котладылар һәм ихлас теләкләрен җиткерделәр. Барлыгы 83 табиб тәбрикләнде. Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тантанадан соң республикабызның иң яхшы табибларының берсе белән сөйләшеп алдым.
Әдип Арсланов – республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә быел “Иң яхшы онколог” номинациясендә беренче урын яулаган табиб. Ул Республика онкология диспансерының Нефтекамадагы яман шешкә каршы дару терапиясе бүлеге мөдире. Табибның хезмәт стажы – 38 ел. Шуларның 32 елын ул онкология өлкәсенә багышлаган. 28 ел гомум онкология бүлеген җитәкләгән һәм операцияләр ясаучы хирург булган.

-Мин Дүртөйле районының Юкәлекүл авылында туып-үстем, - дип сөйләп китте ул үзе турында. – Мәктәптән соң Башкорт дәүләт медицина университетында белем алдым, аны 1987 елда тәмамлап, Нефтекамага хирург булып эшкә җибәрелдем.

Сәләтле табиб бу дәваханәгә бөтен гомерен багышлаган. 1994 елда онкология бүлеге ачылгач, аңа шушы бүлекне җитәкләүне һәм үстерүне йөкләтәләр. Табиб сынатмый. Онкология өлкәсендә зур уңышларга, күп пациентларның гомерләрен озайтырга һәм саклап калуга ирешә ала. Бу хакта аның “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы”, “Башкортстанның атказанган табибы”, 2017 елда “Башкортстанның иң яхшы онкологы” исемнәренә лаек булуы, 2020 елда Пирогов ордены белән бүләкләнүе дә сөйләп тора.

Яхшы табиб, онколог нинди булырга тиеш соң? Бу сорауга ул болай җаваплады:
-Табиб кешеләрне яратырга тиеш. Үз һөнәрен яратырга. Һәм бу очраклы сайланган һөнәр түгел, ә тормыштагы билгеләнешең булырга тиеш, - ди ул. – Онколог һөнәре аеруча җиңелләрдән түгел. Төрле хәлләрне күрергә туры килә. Күп еллар яман шеш хөкем карары буларак билгеләнде. Безнең максат – пациентка уңышка ышаныч бирү.

Әдип Гаяз улы табиб булачагын җиденче сыйныфта укыганда ук аңлый. Аңа дәваханәдә ятарга туры килә. Малай табибларның нинди белемле, батыр, кыю, оста, сәләтле кешеләр булуын күреп соклана. Аның күңелендә киләчәк һөнәре турында хыял бөреләнә.

-Бүген һөнәремне дөрес сайлавыма тамчы да шикләнмим, - ди ул. – Киләчәктә дә кешеләргә ярдәм итәргә телим.

Бүген тәбрикләнгән табибларга һәм республикабызның барлык бу изге һөнәр ияләренә уңышлар телик!

Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Иң яхшы табиблар тәбрикләнде
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас