

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина сүзләренә караганда, быел гриппка каршы чаралар августта, беренче вакциналар алу белән башланган.
- Халыкта коллектив иммунитет формалаштыру өчен иртәрәк башладык. Ул сезонлы грипптан халыкның 60 проценты һәм аннан артыграгы прививка ясаткан очракта формалаша. Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше яшәвен исәпкә алып, без 2 миллион 438 мең гражданга вакцина ясарга тиеш. Коллектив иммунитет формалаштыру өчен без Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза бирәбез, безгә вакциналар җибәрәләр. Бүгенге көнгә республика 1,9 миллионнан артык доза алды. Алар барысы да медицина оешмаларына бүленгән, - диде ул.
Шунысын да билгеләргә кирәк, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы безнең республикага гриппка каршы өстәмә 403 мең доза вакцина бүлеп биргән. Бу вакциналар республикага кичә килгән, дүшәмбедән аларны медицина оешмаларына бүләчәкләр һәм вакциналау башланачак.
-Шуның нәтиҗәсендә без күп еллар дәвамында халыкны вакциналауның максималь бусагасына якын киләбез - халыкның 59 процентына грипп инфекциясеннән прививка ясатылачак, - диде белгеч.
Беренче вакциналарны балаларны һәм йөкле хатыннарны вакциналауга юнәлткәннәр.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Шакирова хәбәр иткәнчә, республика авырулар саны арту фазасына керә.
Белгеч әйтүенчә, гадәттәгечә ноябрь урталарыннан авыручылар саны арта башлый, декабрьгә беренче дулкынның иң югары ноктасы күзәтеләчәк.
- Кагыйдә буларак, бу инде популяциядә грипп циркуляциясе барлыкка килү белән бәйле. Мониторинг күрсәткәнчә, өченче атна рәттән грипп вируслары йөри. Без аларны табабыз, өйрәнәбез. Соңгы атнада авыручыларның артуы күзәтелә — халык арасында 19 процент тирәсе. Без респиратор инфекцияләрнең 19 меңнән артык очрагын теркәдек. Алар арасында 50 проценты балалар, бу аларның организм үзенчәлекләре белән бәйле. Класслар карантинга ябыла. Бу атнада без төрле мәктәпләрдә биш сыйныфны яптык, - диде ул.
“Роспотребнадзор” вәкиле әйтүенчә, иммунитет эшләп чыгаруга уртача ике атна кирәк. Шуңа күрә иммун кампаниясе, кагыйдә буларак, 1 декабрьдә тәмамлана, әмма 31 декабрьгә кадәр кайбер сәбәпләр аркасында өлгермәгән халыкка прививка ясаячаклар. Вакцина җитәрлек күләмдә.
СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Айгөл Галиева грипп вирусының куркыныч булуы турында сөйләде.
- Грипп вирусы үзенең катлаулылыклары белән куркыныч. Үлемгә китерергә мөмкин булган иң зур хәвеф - пневмония. Ул бик авыр, тоталь һәм тиз үсә торган. Хәтта нәтиҗәле антибактериаль терапия дә ярдәм итмәскә мөмкин, - диде Айгөл Галиева. - Безнең күзәтүләр буенча, фәнни үзәкләр мәгълүматларына караганда, вакцина ясатучыларда грипп агымы җиңелрәк, катлаулылыклар да сирәгрәк күзәтелә. Вакцина - ул кешене яклый алган бердәнбер корал.
Пневмониянең авыр формасыннан тыш, грипп вирусы отит һәм синусит кебек катлаулануларга китерергә мөмкин, алар баш мие ялкынсынуына, ягъни менингит китереп чыгара ала. Хроник авырулары булганнар да хәвеф төркемендә.