+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь 2025, 06:35

Баш мие яман шешенең төп билгеләре нинди?

Билгеле онколог аның симптомнарын атады.

Баш мие яман шешенең төп билгеләре нинди?Баш мие яман шешенең төп билгеләре нинди?
Баш мие яман шешенең төп билгеләре нинди?
Онколог-хирург, медицина фәннәре кандидаты Михаил Мяснянкин баш мие яман шешенең иң киң таралган билгеләрен атады.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруны башлангыч стадияләрдә симптомсыз булуы аркасында билгеләү җиңел түгел. Соңрак барлыкка килә торган билгеләр арасында онколог тиз ару, баш әйләнүе, күңел болгануы, аңны югалту, көзән җыеру, шулай ук күрү һәм ишетү начарлануын билгели.

“Баш мие шешенең иң киң таралган симптомы — баш авырту. Вестибуляр функция өчен җаваплы органнар зарарланганда сөйләм бозыла башлый, сөйләмдә сүзтезмәләр, хәрефләр төшеп калырга мөмкин», — дип белдерә табиб.

Ул шундый симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә куша. Баш мие шешенең барлыкка килү сәбәпләре арасында Мяснянкин генетик яктан булуын, нур терапиясен, организмдагы башка шешләрнең метастазаларын, баш миен травмасын һәм селкенүен дә атый.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас