+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2025, 16:31

Учларына бәхет алган фәрештә алар!

Бүген Уфаның Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында вакытыннан алда туган балаларны тәрбияләү өлкәсендә “Счастье на ладошке” Бөтенрусия премиясе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.  

Учларына бәхет алган фәрештә алар!Учларына бәхет алган фәрештә алар!
Учларына бәхет алган фәрештә алар!

Вакытыннан алда туган балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче перинаталь медицина белгечләре өчен бу уникаль премия 2020 елда авыру балаларга ярдәм итүче «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелды. Проектның идеясе фонд тарафыннан ел саен 17 ноябрьдә - Вакытыннан алда туган балалар көнендә оештырыла торган бәйрәмнән туды.

Быел премия Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмен алды һәм Бөтен Русия күләмендә булды. Конкурста 20дән артык төбәктән 70кә якын конкурсант катнашты.

БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов җитлекми туган балаларның гомерләрен саклап калучы медицина хезмәткәрләрен батырлар белән чагыштырды, бүген туган балаларның илебез киләчәге булуын һәм соңгы елларда сабыйлар үлеме күрсәткеченең сизелерлек кимүен билгеләде.

Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты ректоры Дмитрий Иванов видеомөрәҗәгать аша тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова, балалар табибларына чиксез рәхмәтләрен белдереп, аларның хезмәтен тавышсыз батырлыкка тиңләде.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм аның җәмәгате Каринэ Хәбированың сәламләү сүзләрен җиткерде, аларның чарага килә алмауларын Ташкентта эшлекле сәфәрдә булулары белән аңлатты.

Тантанада илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иң яхшы акушер-гинекологлар, генетиклар, УЗИ белгечләре, реаниматологлар, неонатологлар, хирурглар, реабилитация һәм абилитация өлкәсендә эшләүчеләр, педиатрлар, психологлар, шәфкать туташлары һәм башка белгечләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Бәйрәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Чараны оештыручыларның максаты - неонатологларның, акушер-гинекологларның, медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтү, алар беренче булып яңа туган балаларны, вакытыннан алда туган сабыйларны кабул итәләр һәм карыйлар, аларга сәламәт һәм бәхетле тормыш мөмкинлеге бирәләр. Премияне уздыру табибларга, белгечләргә һөнәри үсеш, аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен стимул, мотивация бирә, җәмәгатьчелек, бала көтүче гаиләләр, вакытыннан алда туган балалары булган гаиләләр өчен перинаталь медицинаның бу өлкәсе турында мәгълүмат кыры булдыра.

Хәзерге вакытта илдә неонатологларга һәм вакытыннан алда туган балаларны карау буенча белгечләргә кытлык күзәтелә. Русия акушер-гинекологлар җәмгыяте мәгълүматлары буенча, кадрлар кытлыгы 2 меңгә якын. Шуңа күрә «Счастье на ладошке» премиясе неонатологларга ярдәм итәргә, медицинаның бу юнәлешенең абруен күтәрергә, җәмәгатьчелек игътибарын сабыйларга беренче сулыш алырга һәм тулыканлы тормыш белән яшәргә ярдәм итүче медицина хезмәткәрләре хезмәтенә җәлеп итәргә тиеш.

Автор фотолары.

 

Учларына бәхет алган фәрештә алар!
Учларына бәхет алган фәрештә алар!
Учларына бәхет алган фәрештә алар!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас