

Көзге-кышкы чорда вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арта, бу берничә факторга бәйле: һава температурасының түбәнәюе, кояш активлыгының кимүе, иммун системасының какшавы һәм ябык биналарда булу вакытының артуы.
Грипп вируслары да даими мутацияләнә, яңа штаммнар ел саен грипп һәм ОРВИ эпидемияләрен китереп чыгара, әмма саклануның нәтиҗәле ысуллары бар, бүген шулар белән танышыйк.
Битлек белән дус булыгыз
Вирусларның яңа штаммнарының йогышлылыгы югары дәрәҗәдә. Алар һава-тамчы юлы белән бик җиңел күчә. Вирус сәламәт кешенең организмына эләксен өчен авыру кешенең бер генә төчкерүе дә җитә. Зәгыйфь иммунитет һәм инфекцияле кешеләр белән бәйләнеш вирусның киңкүләм йогуын котылгысыз итә.
Авыручылар саны артуның сәбәпләре:
Җәмәгать урыннарында элемтәләр арту. Мәктәпләр, балалар бакчалары, офислар, җәмәгать транспорты — кешеләр күп вакытын тыгыз элемтәдә үткәрә торган урыннар. Ябык киңлекләрдә вируслар тизрәк тарала һәм йоктыру куркынычы арта. Бу бигрәк тә халык тыгызлыгы югары булган зур шәһәрләргә кагыла.
Иммунитетның какшавы. Көзге чорда кеше организмы вируслы инфекцияләргә күбрәк бирешә. Көннәрнең кыскаруы, саф һава һәм кояш яктысының җитмәве иммун системасының инфекцияләр белән көрәшү сәләтенә начар йогынты ясый.
Кемнәр хәвеф төркемендә?
Халыкның кайбер категорияләрендә грипп һәм ОРВИ йоктырганда катлаулылыклар куркынычы югарырак. Алар:
Балалар, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Балаларның иммун системасы әле тулысынча формалашмаган һәм алар инфекцияләргә азрак каршы тора. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә вируслар бик тиз тарала.
65 яшьтән өлкәнрәкләр. Яшь барган саен иммун системасы көчсезләнә һәм организм вирусларны начаррак җиңә. Өлкән яшьтәге кешеләрдә бу авырулар пневмония яки йөрәк проблемалары кебек җитди катлаулылыкларга китерергә мөмкин.
Хроник авырулы кешеләр. Диабет, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары организмны көчсезләндерә, инфекция йоктырган очракта, бу пациентлар инфекцияне авыр кичерергә мөмкин.
Йөкле хатын-кызлар. Йөклелек чорында хатын-кызның иммун системасы үзгәрә, бу аны вируслы инфекцияләргә бирешүчәнрәк итә. Әлеге чорда грипп белән авыру ананың да, баланың да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Медицина һәм җәмәгать хезмәтләре хезмәткәрләре. Бу категория вәкилләре күпсанлы кешеләр һәм потенциаль инфекцияле пациентлар белән ешрак элемтәгә керә, бу аларның йоктыру куркынычын арттыра.
Билгеләре нинди?
Вирусларның мутациясе, шулай ук яңа штаммнар аркасында билгеләр интенсивлыгы һәм дәвамлылыгы буенча аерылырга мөмкин. Әмма авыруларның төп чагылышы үзенең классик формасын саклый, ләкин кайбер очракларда үзенчәлекләре дә булырга мөмкин.
ГРИПП. ОРВИ белән чагыштырганда, кискенрәк башлануы һәм авыррак үтүе белән аерылып тора. Түбәндәге төп билгеләргә игътибар итәргә кирәк:
Температураның кискен күтәрелүе. Авыруның беренче сәгатьләрендә температура 39-40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бизгәк хәлсезлек белән бергә бара, бу кешенең көндәлек бурычларны үтәү сәләтен кискен киметә.
Көчле баш авырту. Быел авыручылар маңгай һәм чигәләр өлкәсендә сизелерлек авырту билгели, ул күзләргә күчәргә, яктылыкка һәм тавышларга сизгерлек арту белән бергә барырга мөмкин.
Мускул һәм буын авыртуы (миалгия һәм артралгия). Бу билгеләр еш кына “бөтен тән сызлау” дип тасвирлана. Мускулларда һәм буыннарда авырту шулкадәр көчле булырга мөмкин, кеше хәрәкәт иткәндә һәм хәтта тик торганда да кыенлыклар кичерә.
Көчле хәлсезлек. Арыганлык һәм хәлсезлек хисе грипп өчен хас, һәм быел бу билге күпчелек авыруларда очрый. Пациентлар гади гамәлләр башкарганда да хәл булмаудан зарлана.
Тамак авырту һәм коры йөткерү. ОРВИдан аермалы буларак, грипп вакытында ютәл корырак була һәм күкрәк авыртуы белән бергә бара. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: йөткерү авыру башланганнан соң берничә көн узгач та килеп чыгарга мөмкин.
Борын тыгылу һәм томау. Былтыр томау рәвешендәге билгеләр аз чагыла, яки соңрак барлыкка килә иде, быелгы төп билгеләр — бизгәк, баш авырту һәм йөткерү.
Ашказаны-эчәк авырулары. Кайбер пациентларда, бигрәк тә балаларда, күңел болгану, косу һәм эч китү билгеләре күзәтелә.
ОРВИ. Кискен респиратор вируслы инфекцияләр берничә төрле вирусны үз эченә ала: риновируслар, аденовируслар, коронавируслар һәм башкалар. ОРВИ билгеләре үзгәреп тора, ләкин төп билгеләр мондый:
Авыру акрынлап башлана. Грипптан аермалы буларак, вируслы инфекция, гадәттә, акрынрак үсә. Беренче билгеләр авыру кеше белән бәйләнештән соң берничә көн узгач кына барлыкка килергә мөмкин.
Температураның уртача күтәрелүе. Температура сирәк кенә 38 градустан артып китә, гадәттә, 37-38 градус чикләрендә тора. Кайбер кешеләрдә температура нормаль булырга мөмкин, бигрәк тә риновирус йоктырганда.
Томау һәм борын тыгылу. Бу быел кискен респиратор вирус инфекциясенең иң характерлы билгеләре.
Төчкерү һәм йөткерү. ОРВИ вакытында йөткерү продуктив характерда була — какырык бүленеп чыга, әмма беренче көннәрдә коры булырга мөмкин. Төчкерү — еш билге, бигрәк тә риновирус инфекциясе вакытында.
Тамак авырту. Еш кына башта сизелер-сизелмәс була һәм көчәя бара. Кайбер вирусларда, мәсәлән, аденовирусларда, муендагы миндалиналар һәм лимфа төеннәре зураерга мөмкин.
Конъюнктивит. Быел аденовируслар еш кына күзләрнең конъюнктивы ялкынсынуын китереп чыгара, ул кызару, яшь агу һәм күзләрдә “ком” тойгысы белән бергә бара.
Хәлсезлек. ОРВИ вакытында бу симптом, грипп белән чагыштырганда, көчсезрәк. Пациентлар уртача хәлсезлеккә зарланырга мөмкин, ләкин ул хезмәткә сәләтлелекне тулысынча югалтуга сирәк китерә.
Прививкалар —иң нәтиҗәле чара
Гриппка һәм коронавируска каршы вакциналану бу авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Прививкалар инфекция йоктыру куркынычын шактый киметергә һәм, әгәр дә кеше авырый икән, катлаулану ихтималлыгын азайтырга ярдәм итә. Вакциналар конкрет сезон өчен фаразлана торган грипп вирусының иң актуаль штаммнары нигезендә эшләнә.
Ел саен прививкалар авырулар йоктыру куркынычын киметә, үпкә ялкынсынуы яисә хроник авырулар кискенләшү кебек авыр катлаулылыкларны булдырмаска ярдәм итә. Грипп вируслары даими мутацияләнә, һәм вакциналану организмга сезонлы вирусның иң актуаль штаммнарына әзерләнергә булыша. Бу хәвеф төркемнәрендәге кешеләр — өлкәннәр, балалар һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен аеруча мөһим.
Мифларга ышанмагыз!
Вакциналану белән бәйле бик күп мифлар бар. Аларның берсе — прививка авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу дөрес түгел: хәзерге вакциналарда тере вируслар юк, шуңа күрә алар грипп китереп чыгара алмый.
Икенче миф — вакциналарның ел саен яңартылуы аркасында аларның ышанычсызга әйләнүе турында. Чынлыкта, бу вакциналарның яңа штаммнарга җайлашуын күрсәтә, аларны грипп һәм ОРВИ вирусларының яңа вариантлары өчен иммунитет формалаштыруда нәтиҗәлерәк итә.
Вакциналану коллектив иммунитет булдыра, бу вируслар таралуны акрынайтырга һәм прививка ясатырга мөмкин булмаганнарны якларга ярдәм итә. Бу халыкның сабыйлар, өлкәннәр һәм иммунитеты какшаган пациентлар кебек зәгыйфь төркемнәре өчен мөһим.
Антибиотиклар белән сак булыгыз!
Антибиотиклар — рецептлы препаратлар, аларны вируслар вакытында үз-үзеңә “билгеләү” мәгънәсез һәм сәламәтлек өчен куркыныч.
Кискен респиратор вируслы инфекцияләрне вируслар китереп чыгара. Ә антибиотиклар — бактерияләр белән көрәшү өчен ясалган антимикроб препаратлар.
Моннан тыш, антибиотикларның, барлык дару препаратлары кебек үк, кирәкмәгән реакцияләр спектрына ия булуын да онытмаска кирәк. Тәҗрибәсез кулларда аллергик реакцияләргә, хәтта анафилактик шокка да китерергә мөмкиннәр.
Антибиотик — рецептлы препарат, аны табиб кына билгели ала. Антимикроб препаратларны рациональ кулланмау бактерияләрнең тотрыклылыгына китерә һәм, бактериаль авыру килеп чыкканда, рациональ билгеләнмәгән антибиотикның тәэсире булмаска мөмкин.
Сәламәт булыгыз!