

Пациентларның медицина хезмәтләре сыйфатыннан канәгатьлек күрсәткече 2022 елда 42,5 проценттан 2024 елда 60,6 процентка кадәр арткан. Мондый мәгълүматларны төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә китерде.
- Сәламәтлек саклау системасын үстерү стратегиясе төп өч юнәлешкә нигезләнгән. Беренчесе - инфраструктура. Быел без Русиядә иң күп модуль конструкцияләр төзибез – 134 объект, аларның күбесе инде тапшырылган, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. – Икенчесе - кадрлар. Республика «Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча рекордлы күләмдә финанслау җәлеп итте. Өченчесе - безнең медицина учреждениеләре эшчәнлеген санлаштыру һәм камилләштерү.
Төбәкнең медицина учреждениеләрендә «Сакчыл җитештерү» принципларын кертү 2019 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында башланып китте. Бу елдан әлеге эш «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты буенча дәвам ителә.
Мәсәлән, поликлиникаларны яңарту барышында ачык регистратуралар, уңайлы навигация, пациентлар өчен уңайлы көтү зоналары булдырылды, фирма дизайны эшләнде һәм хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә таләпләр расланды, шулай ук беренчел звено хезмәтләренең эшен стандартлаштырдылар.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/bolee-15-tysyachi-proektov-v-sfere-berezhlivogo-proizvodstva-realizovali-v-meduchrezhdeniyah-bashkortostana-85016/