+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2025, 12:50

Беренче пациентлар әзерләнә

Тиздән Русиядә меланомадан вакцинаны куллана башлаячаклар.

Беренче пациентлар әзерләнәБеренче пациентлар әзерләнә
Беренче пациентлар әзерләнә

Русиядә меланома терапиясе өчен вакцинаны куллана башлаячаклар. Беренче пациентлар аны 2026 ел башында алачак. Бу хакта “РИА Новости”га Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.

"Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәт бирде. Хәзер пациентлар әзерләнә. Һәм беренче пациентлар вакцинаныкиләсе ел башында алырлар дип өметләнәм", - дигән ведомство җитәкчесе.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы клиник практикада меланома терапиясе өчен "НЕООНКОВАК" мрнк-вакцинасын куллануга рөхсәт биргән иде. Вакцина “Гамалея” исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге һәм Блохин исемендәге онкология үзәге галимнәре берлектә эшләгән, аны җитештерүче – радиология Милли медицина тикшеренү үзәге.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас