

Бизнес-идеянең башлангыч ноктасы авыл җирендә логопедлар җитмәү булган, өстәвенә, гаилә үзе мондый белгеч хезмәтенә мохтаҗ булган.
Элек эре спорт турнирларында эшләгән лингвист-тәрҗемәче Раиса Вольф Иглин районындагы «Русия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
- Монда миңа җентекләп консультация бирделәр, бизнес-план төзүдә ярдәм иттеләр. Алынган субсидиягә җиһазлар сатып алдым, хәзер безнең Иглинда сөйләм үсеше үзәге бар, - дип сөйләде эшкуар кыз.
Раиса Вольф сүзләренчә, балалар белән тәҗрибәле логопедлар-дефектологлар, психологлар һәм тар профильле башка белгечләр шөгыльләнә, алар сөйләмне башлап җибәрергә, социализацияләргә һәм сөйләшми торган балаларның потенциалын ачарга ярдәм итә.
Үзәктә шулай ук белем бирү курслары, шул исәптән инглиз теленнән дәүләт имтиханнарына әзерлек үткәрелә. Алдагы планнар арасында - яңа бүлекләр ачу, белем бирү программасын алга таба камилләштерү һәм санрлы ресурс кертү.