

Башкорт дәүләт медицина университеты мәйданчыгында «Укыту, тәҗрибә, профессионализм» II Евразия торакаль хирурглар конгрессы узды. Чарада Русиядән алдынгы торакаль хирурглар, шул исәптән Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш торакаль хирургы, профессор Петр Яблонский, Русия фәннәр академиясе академигы Владимир Порханов, профессор Андрей Рябов, шулай ук Кытай, Үзбәкстан һәм башка илләр экспертлары катнашты.
Барлыгы 700гә якын Хирург Конгресста катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашты. Конгресс көн тәртибендә — махсуслаштырылган торакаль ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре, махсуслаштырылган онкологик, фтизиатрик һәм пульмонологик ярдәм күрсәтү өлкәсендә эксперт һәм фәнни потенциалны берләштерү, авыруларны профилактикалауның нәтиҗәле программаларын булдыру.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27990/