+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2025, 07:15

Башкортстанда яңа авыру котыра

Сак булыгыз, карантан кертелә!

Башкортстанда яңа авыру котыраБашкортстанда яңа авыру котыра
Башкортстанда яңа авыру котыра

Башкортстанның Иглин районында котыру авыруы буенча карантин керттеләр. Күдәй авылының Совет урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе эпизоотик учак булып билгеләнгән.

Республика Башлыгы указы нигезендә, биредә терлекләрне дәвалау, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләреннән тыш, чит кешеләргә бару тыела. Карантин кертү шулай ук терлекләрне кертүне, вакцинацияләнгәннәрдән тыш, хайваннар катнашлыгында күргәзмәләр, ярминкәләр һәм башка чаралар үткәрүне тыя.

Карантин чараларын үткәрү кысаларында барлык сизгер хайваннарның котыруына каршы вакцинация үткәрелергә, сәламәт хайваннарны аерым тотуга күчерергә кирәк. Республиканың ветеринария буенча дәүләт комитетына авыруның килеп чыгу сәбәпләрен һәм чыганакларын ачыклау йөкләнгән, диелә документта.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас