

Медик-тикшеренүчеләр депрессия белән көрәштә яңа кушылмаларның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күсе һәм «danio rerio» балыкларының үз-үзләрен тотышын күзәтә.
-Лаборатор хайваннарның махсус җайланма-лабиринтларда үз-үзләрен тотышын күзәтеп, без үзебезнең матдәләрнең баш миенә – беренче чиратта, модельләрнең эмоциональ халәтенә һәм когнитив функцияләренә (игътибар, хәтер, өйрәтү) ничек тәэсир итүен бәяли алабыз. Кагыйдә буларак, антидепрессантлар тәэсирендә хайваннар стресс шартларына яхшырак яраклаша, уңайсыз шартлардан (мәсәлән, йөзү кебек) тизрәк чыга һәм кушылмалар алмаган лаборатор хайваннар белән чагыштырганда азрак өметсезлеккә бирелә, – ди Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ кече таргет молекулаларын эзләү лабораториясенең фәнни хезмәткәре, медиина фщннщре кандидаты Гөлнара Гайсина.
Тулырак: https://campusufa.ru/news/1632