+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2025, 09:58

Башкортстан медицина үзәге югары технологияле ярдәм күрсәтә

Октябрьскийдагы «Анисия» медицина үзәге башкорт микрокредит компаниясеннән 5 миллион сумлык ярдәм алды.  

Башкортстан медицина үзәге югары технологияле ярдәм күрсәтәБашкортстан медицина үзәге югары технологияле ярдәм күрсәтә
Башкортстан медицина үзәге югары технологияле ярдәм күрсәтә

Бу акчалар предприятиегә рентгенология комплексы һәм офтальмология өчен авторефкератометрлы медицина җиһазлары сатып алырга ярдәм итте.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында ярдәмнең мондый чарасы терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалауның диагностик процедуралары һәм методлары спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

- Безнең өстенлекле максатыбыз — кредит ресурсларын бизнес өчен уңайлырак итү һәм предприятиеләргә финанс басымын киметү, бу бүгенге икътисади чынбарлыкта аеруча зур әһәмияткә ия. Микрокредитлаштыру эшкуарлар арасында ихтыяҗ зур булган ярдәмнең төп коралы булып тора, — диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

«Анисия» медицина үзәге шәһәр халкына 60тан артык төр медицина хезмәте күрсәтә, шул исәптән югары технологияле тикшеренүләр һәм диагностика. Хезмәткәрләр өчен мәҗбүри профилактик тикшеренүләр уздыручы предприятиеләр һәм оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә. Башкорт микрокредит компаниясе еллык 4,5 процент ставкалары буенча займнар бирә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас